Логотип
Поздравления

Ландыш Әбүдарованы туган көне белән котлыйбыз!

Кечкенә генә, төш кенә Ландышыбызның Туган көне бүген!

Үзебезнең Илдарның Ландышына әйләнеп киткәнче, безнеке генә иде әле ул. Безнең редакция кызы редакциябез килене булды да куйды! Шуңа бигрәк тә якын ул "Сөембикә"ләргә! Беләбез инде, Фәезовларда иртәдән үк чып-чын бәйрәмдер. Күз алдына китерәбез: Илдар бер кочак чәчәкләр күтәреп кайта... Зөлфия белән Әдиләләре тәти күлмәкләрдән курчак кебек киенеп әниләре янында бөтерелә. Кайнатасы белән кайнанасы табын хәстәрли... Кунаклар... Дуслар... Тиен кебек җитез Ландыш фирменный ризыгы белән шаккаттырырга җыена. Ул гел шаккаттырып кына тора! Журналга әзерләгән көтелмәгән язмалары белән. Өр-яңа проектлары белән. Ялт кына язып аткан хикәяләре белән. Аспирантурага укырга керүе белән. Студентларга мастер-класслар үткәрүе белән. Сценарийлар язуы белән... Тәвәккәл, тырыш, тиктормас ул безнең. Нәрсәгә тотынса да, җиңел һәм җайлы итеп башкара. Юлларың гел уң булсын, Ландыш! Уңышларыңа сөенәбез. Ихластан котлыйбыз!


Яратып, "Сөембикә"ләр.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар