Логотип
Поздравления

КОТЛЫЙБЫЗ, ГӨЛНУР!

 

Бүген безнең редакциядә икеләтә бәйрәм! Татарстан журналистлары көне уңаеннан котлаулар кабул итәбез – күңелле!

Тагын бер зур сөенечебез бар әле! Гөлнурыбызга – «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары, танылган журналист Гөлнур Мөдәрис кызы Хәсәншина-Сафиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде! Чын күңелдән котлыйбыз, кадерле Гөлнур! Син бу исемгә күптән лаек инде! Йөрәккә үтәрлек итеп язылган язмаларың, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә чыгып киткән командировкаларың, журнал укучылары файдасына кылган игелекле гамәлләрең, актив тормыш позицияң, журналистикага тугрылыгың – барысы-барысы сыйган шушы зур бүләккә.

Рәхмәт сиңа! Күңелләрне сафландыра торган язмаларың белән безне дә, укучыларыңны да озак-озак сөендер!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар