Логотип
Поздравления

Хөрмәтле Эльмира Әмировна, Туган көнегез белән!

Хөрмәтле Эльмира Әмировна!

Сезне бәйрәмегез – Туган көнегез белән ихластан котлыйбыз! Мең мәшәкатьле
тынгысыз эшегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда күп сөенечле вакыйгалар,
бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Безнең өчен Сез һәрвакыт тырыш һәм
зирәк, булдыклы һәм җаваплы, таләпчән һәм гадел, шаян һәм юмор хисле бик
позитив, шәп энергетикалы, аз сөйләп күп эшләүче чып-чын леди-лидер.
Сокланабыз! «Сөембикә» журналы укучылары исеменнән Сезгә сәлам
юллыйбыз, яңадан-яңа үрләр яулавыгызны телибез!

Ихтирам белән, «Сөембикә» кызлары.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар