Һәр кешегә үз әнисеннән дә кадерле, гүзәл илаһи зат бар микән? Менә мин дә сезне дөньядагы иң матур Әни белән таныштырмакчы.
Мөслим районының Баланлы авылыннан Исламова Илүсә Илгизәр кызы. Орчык кадәрле генә әлеге ханым 3 сабыйга җан өргән, йөрәгенең бар җылысын биреп аларны кеше итергә тырышкан, өйдәге җылы мөһитне, гаилә учагын сүндермичә 28 ел буена үрнәк хатын, яраткан әни. Хатын-кызлар башкарырга тиешле төп бурычыннан тыш эниебез бүген бик җаваплы эштә – авыл җирлеге башлыгы. Кемнең суы бәргән, кайсы урамда ут юк, кайсы күрше низагка кергән, кемдер бакыйлыкка күчкән, мәдәният йортында бәйрәм чарасы булсынмы, авылларда өмә дисеңме – кадерлебез кайбер көннәрдә ашарга да кайтып керә алмый. Ләкин кайчан кайтып керсәң дә кайнар ризык, җылы өй каршы ала безне. Оныклары белән уйнарга да, балаларына төпле киңәшләр бирергә, әбиләребезне көйләргә дә каян көч һәм вакыт табуына шаккатам!
Әниебез, сиңа шушы матур көндә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек телибез! Кояшың сүрелмичә, безнең барыбызны җылытып торсын, гаилә учагын һәрдаим сүндермичә, тәмле ризыкларың белән безне көтеп торсаң иде! Без сине бик яратабыз!!!
Эльвира, Илһам, Ильзир, Элина;
Илназ,Лера;
Алмаз,Вика;
Бу теләкләргә әтиебез Илфат, әбиләребез – Гизденур, Гандәлифә; кода кодагыйларың да кушыла.
Мөслим–Баланлы
Комментарий юк