Казан шәһәренең инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче мәктәбе директоры урынбасары Гөлнар Рубин кызы ГЫЙЗЗӘТОВА 25 ноябрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аны бу гомер бәйрәме белән гаиләсе исеменнән Асия МАЛИКОВА котлый.
Сүземне ерактанрак башлыйм әле.
Гөлнар белән танышканыма ике дистә елдан артык вакыт үтеп киткән икән. Хәтерлим әле, өйләнешергә дип тәкъдим ясагач, булачак ирем мине якын дусты Рөстәм һәм аның хатыны Гөлнар белән таныштырасы килүен әйтте. Мин бу тату гаилә турында ишетеп белә идем инде. Шулай булса да, очрашуга бераз уңайсызланыбрак бардым. “Ничек кабул итәрләр, бер белмәгән кешеләр бит”, - дип икеләнүемне күреп торган Әнвәр: “Борчылма, бик әйбәт кешеләр алар. Гөлнар белән дуслашып та китәрсең әле менә. Гаҗәеп кеше бит ул”,- дип тынычландырырга тырышты. Иремнең дуслары, чыннан да, искиткеч кешеләр икән. Шуңа күрә “кастинг”ны үтү бер дә авыр булмады. Тормыш корып җибәргәч тә, бу олы җанлы, кешелекле дусларыбыз яныбызда булды, иң авыр чакларыбызда ярдәмгә килде, бәхетле минутларыбызны безнең белән уртаклашты. Гөлнар исә минем өчен туганым кебек якын дустыма, киңәшчемә әйләнде. Күп кенә мәсьәләләрдә хәзер дә мин аны үзем өчен үрнәк итеп алам. Аның кебек булырга тырышам, ләкин Гөлнарны уздырам димә! Ни тырышсаң да, аның кебек оста тегүче, биюче, чаңгычы, пешекче була алмыйсың. Мондый камиллеккә ирешү өчен Гөлнар булып туарга, аның апалары Гүзәл һәм Гөлназның күңел җылысын тоеп, әнисе Җәүһәр Сәет кызы кул астында үсәргә кирәктер, мөгаен.
Гаҗәеп талантлы кеше ул Гөлнар. Минем үземә аның иң күркәм сыйфатларын атарга кушсалар, һичшиксез, аның кешеләргә гаять игътибарлы булуы, ихласлыгы һәм аларны яратуы, дияр идем.
Гомумән, мин Гөлнарны бер генә эштән дә курыкмый һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкара торган батыр йөрәкле ханым дип беләм һәм тагын шуңа күрә дә бик хөрмәт итәм. Аның үз балалары да халкыбызның мәдәниятенә, телебезгә олы ихтирам белән карый. Гөлнарның кече улы Марат татар сәнгатенә аеруча мөкиббән. Күрәсең, геннар үзенекен итә. Гөлнар бит татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең оныгы. Ире Идел буе (Казан) федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Рөстәм Аркадьевич Циунчукның да нәселендә кемнәр генә юк! Тарихчылар дисеңме, хәрбиләр дисеңме – аның нәсел тарихы илебез тарихы белән нык бәйләнгән. Гөлнар белән Рөстәмнең иң олы бәхете – үзләре кебек матур, талантлы, мәрхәмәтле балалары Тимур һәм Марат. Хәер, алар әти-әниләре өчен генә түгел, әбиләре Җәүһәр Сәет кызы һәм бабалары Аркадий Геннадьевич өчен дә зур горурлык. Шөкер, киленнәре Ләйсәннән дә уңды алар.
Эшендә дә Гөлнар Рубин кызы Гыйззәтованы бик яраталар. Балалар арасында да, коллегалары, ата-аналар арасында да абруе зур аның. Ә бит ул мәктәпкә шактый урау юл үтеп, күп кенә урыннарда эшләп килгән кеше.
Рус мәктәбен бетергән, Казан дәүләт университетында политолог белгечлеген алып чыккан ханымның үзлегеннән татар телен үзләштерүе, аннан соң икенче югары белем алып, рус мәктәбендә ана телебезне укытырга керешүе Гөлнарның кыюлыгы һәм тырышлыгы турында сөйли. Әгәр дә рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының күбесе аның кебек булса, ана телебезне үстерү буенча махсус программалар кабул итеп торырга да кирәк булмас иде, башка милләт балалары да татар телен бик теләп өйрәнер иде, дип уйлыйм мин. Гөлнар рус телендә һәм башка телләрдә сөйләшүчеләр өчен татар телен өйрәнүнең ничек авыр булуын бик яхшы белә. Шуңа күрә дәрес биргәндә яңа кызыклы алымнар, ысуллар кулланырга тырыша, үзе дә алар белән эзләнә. Билгеле инде, тырышлыгы бушка китми. Гөлнарның үзен яраткач, аның фәнен дә ярата балалар. Ул үзе дә эшенә бик теләп йөри. Директоры Надия Мәсгут кызы Шевелева белән дә, хезмәттәшләре белән дә кулга кул тотынып, килешеп эшли ул. “Иҗади атмосфера тудырылган коллективта эшләве дә җиңел”, - дип саный Гөлнар.
Терекөмеш кебек җитез, зур белемле, олы йөрәкле, кече күңелле, чибәр, уңган, итагатьле Гөлнар Рубин кызын без бөтен гаиләбез белән яратабыз. Аның дусты булуны мин үзем өчен зур бәхет дип саныйм һәм моның белән горурланам. Барлык гаилә әгъзаларым исеменнән аны туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, кылган изгелекләре өчен рәхмәтемне җиткерәм, үзенә һәм якыннарына нык сәламәтлек, ак бәхетләр, җаваплы хезмәтендә зур иҗади уңышлар, матур гаиләсенә тигезлек телим.
Комментарий юк