Логотип
Поздравления

Фәрит Мөхәммәтшинны туган көне белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!

Ихластан Сезне Туган көнегез белән котлыйбыз! 

Безнең өчен Сез, беренче чиратта, Татарстан парламенты җитәкчесе,  федерализм проблемаларын хәл иткән,  акыллы дипломатиягә һәм Татарстанның халыкара танылуына юл ачкан зирәк сәясәтче, республикабызның төп байлыгын – рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклый белүче гамьле ир солтаны... Сезнең журналистларга аерым җылы мөнәсәбәтегезне һәрдаим тоеп торабыз. Ачыклыгыгыз, кешеләрне яратуыгыз, киеренкелекне шаяртып һәм елмаеп йомшартып җибәрә белүегез Сезне тагын да бизи, халык алдында абруегызны күтәрә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, татарстанлылар мәнфәгатен кайгырту кебек зур эшләрегездә бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.

Ихтирам һәм иң якты теләкләр белән, «Сөембикә» журналы.        

Комментарий юк

Хәзер укыйлар