Логотип
Поздравления

Фәрит Мөхәммәтшин Туган тел көне белән котлады

“Хөрмәтле ватандашлар! Республикабызда ел саен 26 апрельдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн белән барыгызны да котлыйм. Бу дата – күпмилләтле Татарстан халкының республикабызда яшәүче халыклар телләренә – гаҗәеп бай рухи хәзинәгә, алыштыргысыз мәдәни мираска хөрмәт билгесе”, - дип башланып китә ТР Дәүләт Советы сайтында урнаштырылган котлау юлламасы.

“Бүген Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Мондый төрлелек республикабызга кабатланмас этник бизәк өсти. XXI гасырда педагогикага нигез салган Константин Ушинский “тел ул – халыкның үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннарын бер бөек, тарихи бөтен итә торган иң тере, иң бай һәм иң нык бәйләнеше” дип санаган. Тел халыкның яшәеш юнәлешләрен генә чагылдырып калмыйча, асылда, теләсә кайсы милләтнең нигезен тәшкил итә. Туган тел – бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы. Туган телне саклап калу, глобализация чорында милләтнең рухи бөтенлеген югалтмау, һәр халыкның этник һәм лингвистик үзенчәлекләрен саклау – гадәттән тыш җаваплы бурыч”, - дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин котлау текстында.

Дәүләт Советы рәисе, ватандашларына мөрәҗәгать итеп, Ватанга мәхәббәт, борынгы бабаларыбызның мәдәнияте белән тыгыз элемтә, хезмәт сөючәнлек, намус һәм мәрхәмәт - әлеге рухи кыйммәтләрнең милләтнең үзаңын һәм әхлагын тәшкил итүен җиткерә.

“Без һәрвакыт шуны истә тотабыз: милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга илтә торган төп ачкыч – толерантлык һәм башка үзенчәлекле мәдәниятләргә карата хөрмәт. Берничә көн элек кенә Татарстан халыкларының III съезды үз эшен төгәлләде. Анда делегатлар республикада булган сәяси-хокукый шартларны һәм барлык этник җәмгыять вәкилләренең милли-мәдәни үсешен гарантияли торган институтларны алга таба да камилләштерү, Татарстан Республикасы халыклары һәм конфессияләре арасында үзара ышаныч һәм хөрмәт мохитен саклау зарурлыгына гомуми омтылышларын расладылар”, - диелә котлау юлламасында.

“Бүген сезне, Туган тел көне белән котлап, барыгызга да нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Республикабызның һәр кешесе өчен бу көн Дуслык һәм Туганлык бәйрәме булсын! “, - дип тәмамлана Дәүләт Советы рәисенең бәйрәм котлавы.

http://tatar-inform.tatar

Комментарий юк

Хәзер укыйлар