Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугат көне белән котлады

--, 13 гыйнвар 2017 - 00:00
223
0
0
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен Россия матбугат көне белән котлады. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кадерле дуслар! 13 гыйнвар – Петр I указы белән ерак 1703 елда “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән дата илебез журналистикасы үсеше тарихына  истәлекле көн булып кереп калды.  Шушы вакыйга уңаеннан  билгеләнеп үтелә торган Россия матбугат көне белән массакүләм мәгълүмат тармагында эшләүчеләрне, полиграфия һәм нәширлек хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итәм. Сез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән күпмилләтле дәүләтебез гражданнарының иң мөһим конституциячел хокукларының берсен – мәгълүмат һәм сүз иреге хокукын тәэмин итәсез!

Киң җәмәгатьчелектә абруй казанган һәм ышаныч яулаган республика массакүләм мәгълүмат чаралары бүген катлаулы шартларда эшли. Интернет-коммуникацияләрнең  актив үсеше, төрле мәгълүмат ресурсларыннан, ә кайчакта, ялган хәбәрләрдән ирекле файдалану мөмкинлеге халыкта сыйфатлы журналистикага зур ихтыяҗ тудырды.

Массакүләм мәгълүмат чараларының актив җаваплы позициясе, бәйсез һәм кыю публицистика илебездә демократияне ныгыту һәм җәмгыятьтә ышанычны  арттыру өчен зарур шарт. Хәзерге вакытта журналист каләме булган вакыйгаларның хронологик язмасын алып бару белән генә чикләнмичә,  җәмәгатьчелектә фикер тудырырга, гражданнарның әхлакый һәм рухи юнәлешләренә этәргеч бирергә, агарту һәм берләштерү ролен үтәргә тиеш.

Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Сезнең һөнәрегез югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны: намуслы, белемле булуны, мөстәкыйль фикерләү, вакыйгаларга тирән анализ ясый белүне, сүз кадерен белүне, эфирда яисә вакытлы матбугат битләрендә әйтелгән һәр сүз өчен социаль җаваплылык тоюны таләп итә. Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе нәкъ менә сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нәтиҗәле хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә турылыклы булганыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телим", – диелә Дәүләт Советы җитәкчесенең котлау мөрәҗәгатендә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11229
    5
    141
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6859
    1
    90
  • 7846
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8889
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...