Логотип
Поздравления

Фиразия ШӘЙМАРДАНОВАны котлыйбыз!


Фиразия ШӘЙМАРДАНОВАны туган көне белән котлыйбыз!


Синең җаның тыныч, йокыларың борчусыз булсын өчен кайгыртучы кеше кем ул? Табиблар дияр кайберәүләр, ләкин мин моның белән килешмим. Ник дисезме? Чөнки әлеге сорауга дөрес җавап: ул иминиятләштерү компанияләрендә хезмәт куючылар. Һәм әлеге кешеләрнең синең турында кайгыртуын башына килгән бәладән соң гына аңлый күпләр. Ләкин бүген сүз аның турында түгел. Район үзәгендә эшләп килүче «Наско» иминиятләштерү компаниясе офис менеджеры Фиразия Шәймарданова белән сезне якыннанрак таныштырасым килә.

Моннан 55 ел элек Торыш авылында матур гомер кичерүче Фәйзелгыйлем һәм Хурлыҗиһан гаиләсендә Яңа елга зур бүләк – нәни кызчык дөньяга дөньяга тәүге авазын сала. Колхозчы гаиләсендә үскән әлеге кыз кечкенәдән кызыксынучан, шаян-шуклыгы белән аерыла. Апасына ярдәмче, энесе һәм сеңлесенә терәк кенә түгел, үрнәк булырга тырыша: үзлектән укырга өйрәнә. Өйдә булган китап-гәҗитләрне энәсеннән җебенә кадәр җентекләп укып бетергәч, Фиразия авыл китапханәсенә юл тота. Ләкин китапханәче әле мәктәпкә дә кермәгән сабыйга ышаныч белдерми, кире борып чыгара. Үз дигәненә ирешергә яратучы әлеге кыз мәсьәләнең чишелешен бик тиз таба: күршедә яши торган укытучы ападан: «Ул чыннан да укый белә, аңа китап бирегез», – дигән записка алып барып биреп, китапханә белән дуслык җебен ныгыта. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, югары белем алыр өчен башкалага юл тота. Физика-математика факультетын тәмамлап, хезмәт юлын Ташлыяр авылы мәктәбендә башлап җибәрә. Ачык йөзле, аралашучан булгангамы, өеннән беркайчан кеше өзелми. Һәрдаим яңалыкка омтылучан, һәр нәрсәне үзендә сынап карап иң яхшы сыйфатларны гына туплаган ул гүя үзендә. Әти-әнисе кушкан исеме мәгънәсенә тап төшерми, гел биеклектә, күпләргә өлге булып яши бирә.

Төгәллеге, үз эшен тырышып башкаруы белән күпләрдән аерылып тора. Язмышның бер генә сынавына да бирешми ул. Кайчан, кем генә килеп керсә дә, елмаюлы йөз, ачык күңел белән каршы ала. Аш-су, энә-җеп дисеңме – кулы да бар эшкә ята. Якыннарына гына түгел, ярдәм сорап кергән һәр кешегә булдыра алганча булышырга тырыша ул.

Ноябрь аенда «Наско» иминият компаниясенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада Мөслим муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән әлеге ханым 3 гыйнвар көнне 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Әле тагын күп еллар коллективыңның йөзек кашы булып райондашларга игелекле хезмәт куярга насыйп булса иде сиңа. Якыннарыңа кирәк булып, күңел тынычлыгы белән яшә! Ходай сәламәтлектән аермасын берүк!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар