Логотип
Поздравления

​Февраль сөенечләр алып килсен, Сөмбел!

Хәерле иртә, Сөмбел! 

Иртәнге каһвәңне пешерергә өлгергәнче, тизрәк кәефеңне күтәрик дидек.

 Туган көнең белән котлыйбыз, шук-шаян кызыбыз!

Ялга киткәч, сагындырдың әле... Искә төшереп-төшереп куябыз үзеңне. Вау, дип соклануларыңны, вак-төяккә дә балаларча куануларыңны, ихласлыгыңны, кыңгыраулар чыңлатып көлүләреңне... Кайчак хәтта кирәкмәс пошмаслыгың да үзеңә килешеп тора!.. Матур уй-хыялларың йөзеңдә, килеш-килбәтеңдә, эшләреңдә, иҗатыңда чагыла. Күз нурларын сирпеп кактуслар үстерүең, төрле беләзекләр, фенечкалар, асма бизәкләр ясарга яратуың күз алдында.  Хәзер матур уенчыклар, курчаклар бәйләп ятасың... Тиздән зурысы булачак кызың Суфияне апа булырга әзерлисең...  Зәңгәр февральгә сокланасың... Яңа пьесаларың геройлары белән аралашасың...

Көннәрең якты булсын! Февраль сиңа яңа сөенечләр алып килсен! Синнән матур хәбәрләр көтәбез! Бәхетле бул, Сөмбел!  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар