Логотип
Поздравления

Эльмира ЗАКИРОВАны туган көне белән котлыйбыз!

Күңел иң матур, иң җылы сүзләрне барлый... Барысын бер җепкә тезеп, әйтәсе килгәннәрнең һәммәсен җиткереп булырмы икән?

           

 

Бездә бәйрәм бит бүген! Эльмирабызның туган көне! (Әйе, әйе, беләбез, күбебез аңа «апа» дип эндәшергә тиеш. Тик... төс-кыяфәте белән дә, күңеле белән дә гел яшь булып калган кешегә ничекләр шулай дәшәсең?! Вакытыннан алда безне – хатын-кызны картайтырга ярыймени?!)

Быел – Эльмира елы! Әйе инде, Эльмира Закированың Татарстан китап нәшриятында дөньякүргән «Иясез шатлык» китабы турында әйтүебез. (Яңа эшкә тотынырга беркайчан да соң түгел дигән гыйбарәгә шундый шәп мисал бу!) Китап безнең күз алдында язылды, басылып чыкты. Аның иң беренче укучылары без булдык! «Иясез шатлык» безнең һәркайсыбызга да шундый кадерле... Инде аның дәвамын көтәбез. Дөресрәге, икенче китапны. Эльмира Закирова дигән язучыны яратырга өлгергән укучы да көтәдер аны. Китап кибетенә кергән саен киштәдән инде исемен эзлидер... (Эльмира, ишетәсеңме, укучыны көттерергә ярамый!)

Эльмира язмаларының героинялары – бәхетле! Һәр җөмләсе генә түгел, сүзенә кадәр уйланган була бит ул язмаларның. Моңа кадәр әллә никадәр журналист язырга өлгергән булса да, Эльмира каләмгә тотынса, ул кешенең моңарчы берәү дә күрмәгән якларын ача. АльбинаШаһиморатова, Эльмира Кәлимуллина, Аида Гарифуллина... Һәрберсенең күңеленә үтеп керде: аларны татар дөньясына, якынайтты, «Сөембикә»безне үз иттерде.

Ә Эльмираның үзен бер сүз белән ачып буламы икән? «Самими» дисәк, моңа, мөгаен, барысы да сыяр: дөньяга гел гаҗәпләнеп каравы, ихласлыгы, матурлыкка тартылуы, күңеленең нечкәлеге, сизгерлеге, бөтен кешедә дә яхшылык кына эзләве (һәм табуы!), кайчакта балаларча беркатлыгы (анысын инде һәрвакыт озак еллар буе балалар матбугатында эшләве белән бәйлибез. Һәм дөрес бәйлибез!), сөенә белүе, чын йөрәктән кайгыруы (мондый мизгелләр сирәк булсын, Эльмира! Иң яхшысы – бөтенләй булмасын!)...

Менә шундый ул безнең Эльмирабыз!

Туган көнең котлы булсын! Ходай сәламәтлектән, тигезлектән аермасын! Озын, бәрәкәтле иҗат гомере сиңа!

Яратып, бик-бик якын итеп – «Сөембикә» редакциясе.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар