Бүген безнең «Сөембикә» редакциясендә бәйрәм – журналыбызның проза һәм шигърият бүлеге мөдире, сан саен берсеннән-берсе кызыклырак язмалар авторы Эльмира апабыз Закированың туган көне.
Гомер үткән саен гел яшәрә генә барган кешеләр була. Эльмира апа нәкъ шундый кеше. Моның серен үзеннән дә кат-кат сораганыбыз бар. «Бәлки, гел балалар арасында кайнашкангадыр», – ди ул, тыйнак кына елмаеп. Әнә шундый ул безнең башта «ялкынлы» булса (Эльмира апа Закирова – хезмәт юлын «Ялкын»журналында гади хәбәрче булып башлап, озак еллар аның баш мөхәррире булган кеше), хәзер инде «сөембикәле» Эльмира апабыз.
Мәңге яшь, саф күңелле булуының сере балалар-яшүсмерл
Эльмира апа, бөтен редакциябез белән (безнең котлауларга син чыгарган «Ялкын»ны укып үскән, хәзер инде синең язмаларыңны «Сөембикә»дә күреп куанган меңләгән укучың да кушыладыр) сине туган көнең белән тәбриклибез. Алдагы көннәр сиңа бары тик шатлык-куаныч, бәхет-сөенеч алып килсен. Тормышыңда уңышлар телибез. Иң мөһиме – без сине бик нык яратабыз!
Комментарий юк