Безнең кызлар шигырь яза. Йолдыз, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Эльмира Җəлиловалар... Һəм, əлбəттə, Эльвира Һадиева! Аларның шигърияте бөтенлəй башкача. Юк, матур дип кенə дə, затлы дип кенə дə, фəлсəфи һəм бик тирəн дип кенə дə булмый... Һəркем үзенчə аңлый, үзенчə кабул итə аларны!
...Ə бүген Эльвираны котлыйбыз! Ул Италиядəн җиңү белəн кайтты! «Российская газета» беренчелəрдəн булып шагыйрə Эльвира Һадиеваның «Касание Казани» номинациясендə «Белла» Россия-Италия премиясенə лаек булуын хəбəр итте! Бу яз шагыйрəгə җиңү алып килəсен сизгəн кебек, «Сөембикə»нең апрель санын да Эльвираның шигыре белəн ачып җибəрдек!
Ул – безнең укучыларның яраткан авторы. Моннан берничə ел элек, Мəскəүнең «Заман» нəшрият йортында шагыйрəнең «Бүгенгедəй ихлас булалмабыз...» шигырьлəр җыентыгы басылып чыккач, иҗаты белəн якыннанрак таныштырган идек. «Ул, əйтерсең, шагыйрь күңеленең этюды: күпнокталы яңгырлар, тəлгəш-тəлгəш юксынулар, мөлдерəмə наз, буран ямаган тəрəзəлəр, йолдызлар өере...
Бөтенлəй башкача. Көтелмəгəнчə. Кинəт исеп куйган җил кебек. Күңелдəн коелган гөллəр сыман. Хəер, сүзлəр артык. Укыган саен укыйсы килə...» – дип язган идек ул чакта.
Афəрин, Эльвира! Укыган саен укыйсы килə сине!
Шигырьләрен укырга:
http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=425
Комментарий юк