Редакциябезгә иң алдан килеп, һәркайсыбызны елмаеп сәламләүче, безгә көне буена җитәрлек әйбәт кәеф өләшүче, ипле-тыныч халәткә күчереп җайлаучы берәү бар. Сабыр, сөйкемле, нәзакатьле-нәзберек, нәфис, итагатьле, пөхтә, һәр эшен җиренә җиткереп башкаручы Нәфисәбез ул! Алыштыргысыз Нәфисә Аскарова диләр аның турында. Ул булмаса, җаныбызга нидер җитми башлый. Алай гынамы, редакциядәге эшебез әле анда, әле монда чыгымчаклый. Күзгә күренмәс мең мәшәкатьле эшләрне тыныч кына, җайлы гына башкара белү үзе бер осталык, талант шул. Чираттагы ялына киткәнен белсәк тә, исеме, килеш кушымчаларында төрләнеп, ничәмә-ничә генә кабатланмыйдыр: «Нәфисә кайда икән?», «Нәфисәнең хәлләре ничек икән?», «Нәфисәгә шалтыратмадыгызмы?», «Нәфисәне күрмәдегезме?», «Нәфисәдән хәбәр юкмы?»... Аннары «Нәфисәдә безнең кайгы юктыр шул», дип, ятим балалар кебек нәүмизләнеп көтә башлыйбыз. Ялларыннан тартып-суырып чыгарырдай булабыз шулай...
Кадерле Нәфисә! Сине Туган көнең белән ихластан котлыйбыз! Беләбез инде, син артык тыйнак: купшы сүзләрне дә яратмыйсың, мактауларга да исең китми. Ә сине шуны бел: без сине тамчы да үсендермибез! Син һәрвакыттагыча үз югарылыгыңда: гади, ярдәмчел, кешелекле! Бәхетле, сәламәт бул! Гел шулай дөньябызны ямьләп йөр!
Поделиться:
Комментарий юк