Логотип
Поздравления

​Чулпан йолдыз калыкты!

Чулпан редакциябезгә килде дә, әйтерсең чулпан-йолдыз калыкты! Әллә болытлы көндә кояш чыктымы соң? Елмаюы, сипкелләре, җирән чәчләре, әфлисун төсендәге күлмәкләре белән ул чыннан да яз кояшын хәтерләтте. Кычкырып көлеп җибәрүләреннән, кәеф күтәрерлек уенчак шуклыгыннан, күзләрендә уйнаган шаян чаткылардан исә без аның язны ашыктыручы кыз икәнен аңладык. Туры сүзле, эзләнүчән, тиз эшли, тәвәккәл, иң катлаулы темаларга да күзен чытырдатып йомып алына – чып-чын журналист, кыскасы!
Матур кеше син, Чулпан! Саклаучы фәрештәләрең гел янәшәңдә булсын! Хыялларың чынга ашсын! Уңышлар, уңышлар, уңышлар!!! 
Яратып, Синең «Сөембикә»ләрең    

Комментарий юк

Хәзер укыйлар