Логотип
Поздравления

Бүген бәйрәм, кызлар! 

 

Классташым Әлфия Кызлар көне белән котлап группага язган. Кара, нинди бәйрәм! Әйе шул, без һаман шул ук шаян, хыялый, матур, тәртипле, тырыш кызлар бит дип җавап яздым да уйлана калдым. Нинди бәйрәм соң әле бу? Кайчаннан?.. 

  2011 елда БМОның Генераль Ассамблеясе 11октябрьне халыкара кызлар көне дип игълан итте.  Ул кыз балалар белән була торган проблемаларны хәл итү, аларга игътибар күрсәтү, хокукларын арттыру максатыннан гамәлгә кертелде. Шулай итеп, кечкенә принцессаларның да үз бәйрәме булдырылды. 

Кыз балалар тәрбияләүче әти-әниләр белергә тиешле 5 кагыйдә белән танышып утырам. 

1. Сокланырга! Кыз балага һәрчак син матур, акыллы, сөйкемле, шат дип торырга кирәк. Юкса ул комплекслар белән үсәчәк. 

2. Нинди генә булса да яратырга! Шукланып, ярамаганны эшләп ташласа да, кочаклап алып, башка алай эшләмәскә кирәген аңлатырга кирәк. 

3. Бар нәрсә турында да ачыктан-ачык сөйләшергә! Кыз бала физик яктан үз-үзен яклый алмый, төзәтеп булмастай ялгышлардан саклау өчен кирәк ул. 

4. Эшкә өйрәтергә! Кызлар кечкенәдән үк әниләренә булышып, йорт эшләрен белеп үсәргә тиеш. 

5. Индивидуальлеген мактарга! Бөтен кеше дә рәссам да, җырчы да, спортчы да булып бетә алмый. Әмма һәр баланың үзенә генә хас кабатланмас яклары бар. Шуны күреп алып, мактарга, хупларга, үсендереп торырга кирәк. 

...Безнең эштә дә – гел хатын-кызлар. Затлы, зыялы, талантлы ханымнар. Һәм күбесе кыз балалар үстерә! Ларисаның Камилә белән Кәримәсе, Фирдәвеснең Эльмира белән Диларәсе янында оныгы Диана бар әле...  Сөмбелнең Суфия белән Айшәсе, Чулпанның Әминә белән Сәйдәсе, Раиләнең Зөбәрҗәте белән Саҗидәсе, Лилиянең Зиләсе... Рәмзиянең Ситорасы, оныгы Суфиясе... Нәфисә оныклары Нәргизә һәм Зәринә тагын... Әнә никадәр кызлар! Һәркайсының матур якларын, гадәтләрен белеп торабыз, гаиләләрендәге тәрбия алымнарына сокланабыз. Ышанам, алар бар да чын милләт кызлары булып, шәхесләр булып үсә! 

Бәйрәм белән, кызлар! 

 

Эльмирв ЗАКИРОВА

Комментарий юк

Хәзер укыйлар