Логотип
Поздравления

Безнең өчен ул – шәрык кызы

Мода, рәссамнар, картиналар, музейлар, шәһәрләр, илләр... Һәм, әлбәттә, Ташкент, Бохара, Сәмәрканд, Фирганәләр... Сихри Шәрык... Кем турында сүз барганын шундук аңлап алабыз – безнең Ташкент кызы Рәмзия Әнвәр кызы бу! Аның матур дөньясы! Тәмле пылау, самсалары... Үзе дә зәвыклы, эрудицияле, тырыш, булган ханым. Йомшак күңелле һәм  кырыс та, шаян һәм җитди дә була белгән Рәмзиядә һәрчак хатын-кыз сылулыгы балкый.

Һәрчак шундый элегант, затлы, нәфис булыгыз, Рәмзия Әнвәровна!

Туган көнегез белән ихластан котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар, күп сөенечләр телибез Сезгә! Бәхетле булыгыз!

Яратып, «Сөембикә» кызлары
      

Комментарий юк

Хәзер укыйлар