«Татарстан-Яңа гасыр»да «Манзара», «Сиңа миннән сәлам» һәм «Кайнар хит» тапшыруларының мөхәррире булып эшләүче сеңлебез Алсу ӘСХӘДУЛЛИНА-ШӘФИГУЛЛИНАны туган көне белән котлыйбыз!
Кадерле сеңлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгына тиенеп, мул тормышта яшәвеңне телибез.
Кызың Алинә – сезнең генә түгел, безнең дә горурлык! Аның һәр уңышына куанабыз. Уңган, булган, тырыш, талантлы кыз үстердең! Киләчәктә дә синең һәрвакыт иң зур горурлыгың, таянычың булсын Алинә!
Тынгысыз эшеңдә уңышлар телибез!
Комментарий юк