Бүген, 7 ноябрьдә, Апас районының Чирмешән авылында туып, хәзер Казанда гомер итүче якты йөзле, изге күңелле дустыбыз Алсу Фәһим кызы Әсхәдуллинаның Гомер бэйрэме – алтын юбилее.
Кадерле дустыбыз! Иң газиз гомер бәйрәмең котлы булсын! Бөек Октябрь инкыйлабы юбилеенда туган нәни кызга укытучылар Октябрина исеме кушарга тәкъдим итәләр, әмма ахыр чиктә Такташның Алсуы җиңеп чыга. ... «үзе акыллы, үзе сөйкемле, үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле...» Нәкъ Сиңа атап язылган сүзләр! Әле Синдә үзең туган якты көзнең бар асыл сыйфатлары тупланган: нык ихтыяр көченә, бүген сирәк очрый торган нечкә сабырлыкка, рухи чисталыкка, олпат тырышлыкка иясең.
«Яна гасыр» телеканалынын «Манзара» тапшыруы мөхәррире буларак, бик тә ихтирамга лаек зыялы зат Син, татар телен - мәдәниятен, сәнгатен үстерүдә, тарихын барлауда, пропагандалауда керткән көчең хисапсыз. Бу эштә армый-талмый хезмәт итүче шәкертләрең күп. Яшел Үзән телевиденисендә беренче татар тапшыруларын әзерләп, алып барган шәхес буларак та тарихка кереп калдың.
Син без дусларыңа авыр, сикәлтәле юлларда сыналган тугры, ярдәмчел дус, тормыш канатын Габбаска ныклы таяныч, тырыш, уңган хатын, мэхэббэт жимеше - кызың Алинәгә өлге булырлык урнэк әни.
Бик тә туган җанлы син, Алсу! Әти-әниеңне кадерләп, хөрмәтләп яшисең, Оя үзәге – төп корт анасыдай барлык туганнарыңны кайгыртып, бер йодрыкка туплап, тату гомер итәсең.
Матур гомер бәйрәмеңдә бездэн иң изге теләкләребезне кабул ит! Сәламәтлегең, узен тозегэн тылың нык, кунелен тыныч, эшләрең уң, табының мул, тормышын бэрэкэтле, гаиләң тулы, гомерең озын булсын!
Котлыйбыз сине туган көнең белән,
Алтын коз аенда тугансың.
Шуңа күрәдерме ягымлы да,
Син, сабыр һәм тыныч булгансың.
Бездән сиңа шушы изге теләк –
Борчу күрми, яшә гомергә.
Кайгы-хәсрәт күрми, тыныч кына
Яшик әле алда гел бергә…
Синең өчен горурланып, дөньяда Син барлыкка сөенеп, хэрвакытта синен таянычны тоеп, синен ярдэмне сизеп яшәүче дусларың: Люция Шәрәфиева, Гөлфинә Канакова, Әлфия Сафина.
Комментарий юк