Логотип
Поздравления

30 ноябрь – Әниләр көне

Эш-мәшәкатьләр белән язлар, җәйләр үтә, көзләр җитә. Инде ноябрь. Ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Әниләр көне.
Үзләре исән чакта, кадерләп калыйк. Хәлләрен белик. Сүзләрен тыңлыйк. Күчтәнәчләр алыйк. Яннарына барыйк, ешрак кайтыйк.
Соңара күрмик берүк...

Күп кирәкми сиңа, күп кирәкми:
«Алло, исән, үзең ни хәлдә?»
«Ашым пеште, кереп чыксаң иде, 
Мәтрүшкәле чәем – өстәлдә...»

«Бүген булмас, бүген өлгермимен –  
Вакытымны саныйм минутлап...»
Гомереңнең миңа һәр мизгелен 
Биргәнеңне нишләп онытам?
 
Шалтырата әни, шалтырата...
«Әйе, кайттым, әйе, ашадым.
Өшемәдем димен, аптыратма,
Эшләремнән яңа бушадым.

Күптән чыктым инде балалыктан,
Борчылудан кайчан туктарсың?!» 
Җавабың бер булды һәрвакытта:  
«Үзең әни булгач аңларсың».

«Аңладыңмы?» диеп сорамыйсың –
«Бәләкәчем нишли, йолдызым?»
Йөрәгеңне ярып салдың да син,
Аңа бирдең шундук яртысын...

«Алло! Алло! Исән-саулармы сез?»
«Шул арада безгә ни булсын?!»
«Дөньялары бигрәк тә хәерсез,
Мин борчылмый, кемнәр борчылсын?!»

«Бар да әйбәт, бар да әйбәт безнең!
Ятып йоклар идең, инде соң...»
«Исән генә, матур гына үссен,
Күрсәтмәсен бала кайгысын...»

Күрсәтмәсен – сиңа инде җиткән.    
Әйтми калдым иң-иң кирәген:
Беләм хәзер, күпкә түзгән икән,
Шуңа тузган икән йөрәгең.

...Шалтыратам – һәр иртәсен, кичен,
Алсын гына әни трубкасын.
Шалтыратам – «әйбәт» дияр өчен.
Рәхмәтемне әйттем микән соң?

...Күп кирәкми миңа. Күп кирәкми.
«Кызым, нихәл? Кайчан кайтасың?
Аптыратам әле, мин бит – Әни!
Балаң булгач, үзең аңларсың...»

                     Ләйсән ЮНЫСОВА

Комментарий юк

Хәзер укыйлар