Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

икенче ай температура 36.6-37.2-37.5 арасынад уйный. лор табибе бу инфекцияне аяк өсте үткәрү сәбәбе дип аңлата. без анда 1 ай дәваландык. ә температура хаман да "уйный". Кемгә күренергә икән тагын. канның төрле -төрле формадагы анализларын биреп карадык. куркыныч эйбер юк янәсе. инфекция булганны кү рсәтә. Рәхмәт. (Фәния, Түбән Кама)

Эксперт җавабы:

– Исәнмесез, Фәния! Сезгә врач-иммунологка күренеп карарга киңәш итәр идем мин. Түбән Камада андый белгеч булмаса, электрон чиратка язылып, РКБга килеп каралыгыз. Авырмагыз!

Хәзер укыйлар