Логотип
Сораулар

Рита СӘЛАХОВА, йогышлы авырулар буенча югары категорияле табибә

Йогышлы авыруларга кагылышлы сорауларга табиб-инфекционист Сәлахова Рита Мизхәт кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез Рита! Минем сорау шундый.Каян барлыкка килә полиплар? Алар зарарлымы? Ничек аларны бетерергә? (Гөлфирә, Уфа)

Эксперт җавабы:

Гөлфирә ханым! Полип – яман булмаган шеш авыруы (доброкачественная опухоль) ул. Гадәттә кеше органнарының лайлалы тышчасында барлыкка килә (борын куышлыгында, аналыкта, үт куыгында, ашказаны, эчәклек, сидек юлларында һ.б.). Сәбәбе: төрле ялкынсыну, гормональ үзгәрешләр, иммунитетның какшавы, әйләнә-тирәнең начар тәэсире, йогышлы авырулар... Куркыныч ягы шунда – яман шешкә әверелү ихтималы бар! Консерватив юллар яки хирургия ысулы белән дәвалана. Мондый авырулы кешеләр табиб күзәтчелегендә булырга тиешләр. Озакка сузмыйча табибка күренергә кирәк.

Хәзер укыйлар