Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Кем ул "Ахирәт дуслар"? (Сәлимә, Казан)

Эксперт җавабы:

"Ахирәттә бер-беребезгә дус булыйк", дип ике мөселман дус бер-берсенә вәгъдә бирер. Кыямәт көнендә яхшы гамәлләр һәм начар гамәлләр мизанга салып үлчәнер. Шунда бер дустының начар гамәлләре күбрәк булыр. Берәрсе яхшы гамәлләрен бирмәс микән дип, эзләп китәр. Шул вакытта ахирәт дустын очратыр. Ахирәт дустының да яхшы гамәлләре җитеп бетмәс. Әмма икесенең берсе: "Берәребез җәннәткә керсен", - дип яхшы савапларын дустына бирер. Тегесе шатланып, кире мизан янына чабып килер. Фәрештәләр: "Бу яхшы савапларны каян алдың?" - дип сорар. Кеше аңлатып бирер. Шунда Аллаһы Тәгалә икесен дә җәннәтле итәр.

Хәзер укыйлар