Логотип
Сораулар

Рәдиф ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-хатыйп

Кызыксындырган сорауларыгызга Кукмара районы, Камышлы авылы имам-хатыйбы Тимергалиев Рәдиф Рәфәгать улы җавап бирә. 

Бирелгән сорау:

Хөрмәтле Рәдиф хәзрәт! Бүгенге көндә динебез куәтләнде, бу бик куандыра. Ләкин әле без белеп бетермәгән әйберләр дә очрап куя. Минем сезгә өч соравым бар иде. 1 сорау. Мәет булган өйдә барлык көзгеләрне дә чиста материал белән каплап куялар. Ә ике мәдрәсә тәмамлаган бер ханым моны кирәксез гамәл дип саный. Аның фикеренчә, көзгеләрне мәет яткан бүлмәдә генә капларга кирәк, ә ишек янында, прихожаядагы көзгеләрне каплауның кирәге юк, ди. 2 сорау. "Тәбарәк" сүрәсен мәет булган йортта укыргамы, яки һәркем үз өендә укып килеп, соңыннан багышлау дөрес буламы? 3 сорау ."Нур" сүрәсенең 60 - нчы аяте тәфсирендә болай дип язылган: "Хатыннардан бала тапмый торган вә хәйез күрми торган карт хатыннар алар иргә баруны да теләмиләр, аларга гөнаһ юк ят ирләр алдында тышкы киемнәрен салуларында, сакларга тиеш булган зиннәт урыннарын ачмаган хәлдә," ...һ. б. Монда нинди тышкы кием турында сүз бара? Без аны ЯУЛЫК дип аңлыйбыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт! (Суфия, Кукмара)

Эксперт җавабы:

1. Әгәр дә мәет булган йортта мөмкинлек бар икән, барлык көзгеләрне дә капларга монда каршылык юк, ләкин төп мәет юыла торган бүлмәдә көзгеләр капланырга тәрәзәләр ябылырга тиеш. Тагын бер мәсьәләне искә алырга кирәк, хәзерге көндә йортларда түшәмнән идәнгә кадәр көзгеле шкаф-купелар куйдыралар, бу очракта каплауны мәҗбүриләп булмый. 2. Мәет саклаганда гайбәт сөйләшү, кирәкмәгән сүзләр сөйләп утыруга караганда Коръән уку хәерлерәк, шул уңайдан Коръәнне шул йортта уку рөхсәт ителә. 3. Әлеге аятьтә сүз олы яшьтәге җенси тормышка омтылышы булмаган хатын-кызлар турында бара. Ләкин сүз яулык турында түгел, чөнки шул ук "Нур" сүрәсенең 31 аятендә әйтелә:"Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар." Әлеге аятьтән аңлашылганча сүз кул һәм йөзне каплау (никап) турында. Һәм Аллаһ Раббыбыз ахырда әйтә: "Сакларга тиеш булган зиннәт урыннарын ачмаган хәлдә, әгәр тышкы киемнәрен салмасалар алар өчен хәерледер". Аллаһ һәммә нәрсәне белүчерәк.

Хәзер укыйлар