Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Ирләр нинди очракта ана капиталын ала ала?

Эксперт җавабы:

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйтелде. Аерым очракларда ир-атлар да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин. 2022 елның 1 маеннан закон тарафыннан әлеге хокукны бирүче тормыш хәлләре исемлеге киңәйтелде. Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде: - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта); - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта). Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә хокукы булган ир-атлар бар: - уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар; - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар. Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә500 ир-ат ана (гаилә) капиталына ия булды.

Хәзер укыйлар