Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Шәхси мөрәҗәгатьтән башка да инвалидлык буенча пенсияне билгелиләр дип ишеткән идем. Ничек була ул?

Эксперт җавабы:

Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районында клиентлар белэн эшләү хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк. Ел башыннан Татарстанда яшәүче 1500 гә якын инвалидка пенсия шул ысул белән билгеләнде. Сүз инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләр турында бара. Гамәлдәге пенсионерга инвалидлык бирелгән очракларда Пенсия фонды айлык акчалата түләү билгели. Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү турындагы карар федераль реестрдан инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә. Пенсия билгеләү турында карар чыгарылганнан соң, өч эш көне дәвамында Пенсия фонды бу турыда гражданинга хәбәр итә. Пенсия билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, исәпкә алу язмасы булмаса,почта аша килә.Пенсия билгеләнгәннән соң аны китерү ысулын гражданин үзе билгели. Пенсияне китерү ысулы турындагы гаризаны Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Түләүләрне китерү ысулын теләсә кайсы вакытта үзгәртергә мөмкин, моның өчен яңа гаризаны теләсә нинди уңайлы ысул белән бирергә кирәк. Гаризаны шулай ук шәхси кабинет аша Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга, Пенсия фондына яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин. Пенсия инвалидлык бирелгәнче пенсионер булмаган гражданнарга билгеләнә. Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта Пенсия фонды өстәмә рәвештә айлык акчалата түләүне билгели.

Хәзер укыйлар