Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Бабам 2021 елның 10 сентябрендә үлде. Пенсиясен өйгә китереп бирү хезмәте аша ала иде. Аның белән бер йортта яшәүче туганнары пенсионерларга бирелә торган 10 мең сум акчага дәгъва итә аламы? Бабай исән чакта ул акчаны алырга өлгермәде.

Эксперт җавабы:

Казан шәһәре Совет районы клиентлар белән эшләү хезмәте әйтүенчә, 10 мең сум акча Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм 2021 елның 31 августына кадәр пенсия яшендә саналучыларга каралган. Пенсионер 31 августка кадәр вафат булса, акча түләнелми. Пенсионер әлеге түләүне алырга өлгермичә, 31 августтан соң үлгән очракта ул 10 мең пенсиясе белән бергә барыбер түләнергә тиеш. Моның өчен туганнарына Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үлү турында таныклык та кирәк булачак. Моны үлгән көннән алып 6 ай дәвамында эшләргә кирәк. Мөрәҗәгать итүче булмаса йә срогы үтеп китсә, акча түләнелмәячәк.

Хәзер укыйлар