Сәяхәтләр, очрашу-күрешүләр, яңа шөгыльләр, яңа дуслар, яңа җирләр...
Сәяхәтләр, очрашу-күрешүләр, яңа шөгыльләр, яңа дуслар, яңа җирләр... Әйе, җәй ул гел шундый - вакыйгаларга бай! Кыш уртасында алып куйган яңа күлмәк, яңа төсләр, яңа тәмнәр... Болары да - җәй! Кочак-кочак кыр чәчкәләре, чиләк-чиләк җиләк, салават күпере, ләйсән яңгыр... Диңгез, елга, күлләр... Таулар! Мамык-мамык болытлар! Һәм - сез!..
Телефоныгыздагы барлык фотосурәтләрне санап чыктыкмы әле? Исегезгә төшерегез: быел җәй төшкән фотосурәтләрегезнең үзегезгә иң ошаганы кайсысы? Елмаеп куйдыгыз... Димәк, хәтерләдегез! Менә шул рәсемегезне озакка сузмыйча безнең сайтта бара торган «Һәр җәй - үзе бер гомер» дигән фотосурәтләр бәйгесенә юллагыз. Җиңүчене (дөресрәге - тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган ике җиңүчене) Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Әнвәр НУРГАЛИЕВ белән очрашу - «Wake UP» кофейнясында бер өстәл артында каһвә эчү көтә. (Җырчы белән бергә төшкән фотогызны күз алдына китердегезме?! Шәп булачак!) Әнвәргә бирәсе сорауларыгызны әзерли башласагыз да була: мондый мөмкинлек тагын кайчан чыгачак? Чыгачакмы әле?!
Конкурс 26 августтан 23 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 24 сентябрьдә игълан ителәчәк.
Конкурсның партнеры - «Wake UP» кофейнясы.
Конкурсның нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз: http://syuyumbike.ru/news/beigeler/polozhenie-fotokonkursa-r-y-ze-ber-gomer
Катнашыгыз һәм бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирегез!
26 август 2019
26 август 2019
27 август 2019
28 август 2019
28 август 2019
28 август 2019
28 август 2019
29 август 2019
29 август 2019
29 август 2019
29 август 2019
30 август 2019
31 август 2019
31 август 2019
04 сентябрь 2019
05 сентябрь 2019
06 сентябрь 2019
10 сентябрь 2019
13 сентябрь 2019
17 сентябрь 2019
Комментарий юк