Логотип
Саннар

Гыйнвар саныбыз!

21 января 2021 Гыйнвар саныбыз!

Кышкы озын кичләрегезне кыскартырлык, гамьлерәк, мәгънәлерәк итәрлек матур, бай сан чыкты.  Кышның үзе кебек якты ул!  

 

 

Кышкы озын кичләрегезне кыскартырлык, гамьлерәк, мәгънәлерәк итәрлек матур, бай сан чыкты.  Кышның үзе кебек якты ул!  

 

Тышлыгыбызны галимә Резеда Сафиуллина бизи. (Кызыксынганнар өчен шунда ук әйтеп куям: әйе, ул җырчы Гөлзадә Сафиуллина кызы. Әмма безнең журнал битләренә Резеда берничек тә күренекле җырчы кызы булган өчен  кермәде!) Бу язманы сез дә минем кебек кат-кат укырсызмы икән? Резеданың уңышларына сөенеп, ул кичергәннәрне күңел, йөрәк аша үткәреп... Үзең өчен әллә никадәр гыйбрәт алып.  

Язманың авторы – Эльмира Закирова.  

 

«Әни, эчмә!» Җанны тетрәтә торган язма. «17 яшемдә төрмәгә эләктем... Үзем теләп... Өйдән кая булса да китеп олагыр өчен. Башкача болай яши алмаячагыбызны аңладым...» – дип башланып китә ул. Язманың герое Розалия язмышына төшкән сынаулар бүлеп бирсәң биш кешегә җитәрлек. Һәм барысы да Розалиянең иң газиз кешесе – әнисе, аның эчүе аркасында... Мондый фаҗигагә дучар булган хатын-кызларны тормыш төбенә тәгәрәүдән ничек алып калырга – язма шул хакта да.  

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

«Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә яңа проект башлый. «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз» дип атала ул. Гыйнвар санында шул проект кысаларында инде беренче язма дөнья күрде.  

«Олы йорт килене» – Балтач районы Бөрбаш авылында яшәүче Альбина һәм Алмаз Фазлыевлар турында. Әйе, әйе, Альбина – бөтен татар дөньясына билгеле Җәлил хәзрәт килене. Тагын әле ул блогер да. Бу гаиләнең яшәү рәвеше – чын татарча!  

Минем үземә язма җитмәде: «дәвамын» укырга инстаграмга Альбинаның аккаунтына кереп киттем.  Мөгаен, сез дә шулай итәрсез. 

Язманың авторы – Лилия Гәрәева. 

Әгәр сез үз гаиләгезне дә башкаларга үрнәк булырлык татар гаиләсе дип саныйсыз яки мондый гаиләләр бездә дә бар дип уйлыйсыз икән – проектыбызга рәхим итегез. Бәйгенең җиңүчеләрен кыйммәтле бүләкләр көтә!  

 

Сез берничек тә укымыйча узып китә алмаячак язмаларның тагын берсе – «Үги әнинең җылы йөрәге» дип атала. Җырчы Җәвит Шакировның үги әни белән үсүен  белә идегезме? И-и, аларга килгән үги әниләр... Берәү дә түгел, ике дә, хәтта өч тә... Һәм алар өй бусагасын атлап кергән бөтен хатын-кызга беренче көннән үк «әнкәй» дип дәшкәннәр. Ә соңгысы... Хәер, алдан сөйләп куймыйм, үзегез укырсыз.  

Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова.  

 

«Мин ачкан дөнья» рубрикасында Чулпан Әхмәтовага «ияреп» Карелиягә китәрсез – яңа шәһәрләр, яңа җирләр күрерсез. 

 

«Аш-су» рубрикасында Илзидә Госманның мастер-классын карап, сырлы котлет белән бәрәңге пешерерсез. Анысы тәмле килеп чыкса, беррәттән яшел карабодайдан ипи дә салырсыз.  

 

Тагын... 

Юк, җитәр, барысын да сөйләсәм, тәме бетәр! Журналны кулга тотып, рәхәтләнеп укырга да калсын...   

 

 

 

Хәзер укыйлар