Логотип
Блоги

​Урман! Терапия?

Без сәяхәтләр турында хыялланган арада, кайвакыт тирә-юнебезгә игътибар итәргә онытабыз...

Без сәяхәтләр турында хыялланган арада, кайвакыт тирә-юнебезгә игътибар итәргә онытабыз. Бәлки, онытмыйбыздыр да, ләкин якындагыны яратырга күнекмәгәнбезме шунда... Ерактагы кояш яктырак булып чыгамы инде бу?



Үзем белән дә быел шундыйрак хәл булды. Мин урманны аңлы рәвештә яңадан ярата башладым. Югыйсә, тууым да урмандагы «рәдилни»дә булган, торган йортларыбыз да һәрчак урманга якын иде. Башта Нагорный, соңрак Дәрвишләр, аннан Колсәет бистәсенә күчендек. Урман, урман, урман...

Урман турында язганда да сүзләр катлаулана, җөмләләр бормалана башлый кебек.

Нәрсәсе бар урманның? Кошлар сайрый, саф һава – бу сүзләр баналь яңгыраса да, әһәмиятле алар. Бүлмәләрдә өшеп утырып (әйе, салкын бит быелгы яз), арыган тәннәрне селкетеп керергә – урман. Уйларны тәртипкә салырга – урман. Тәнне сихәтләргә – урман. Әллә кая китәсе юк бит. Шөкер, илебез урманнарга бай безнең.

Урманнарда йөри торгач, узган ялларда дусларымны да юлга дәштем. Көн болытлы булуына карамастан, теләгебездә нык тордык: 5 кыз бер машинага төялдек тә киттек. Ерак түгел, Яшел Үзән районында урнашкан Идел-Чулман тыюлыгына карый торган дендрарий – агачлар бакчасына. Биредә дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыелган агачлар, куаклар, Татарстанның сирәк үсемлекләре үсеп утыра. Безне аеруча Америка бүлеге куандырды, имеш, визаларсыз-ниләрсез, җиңел генә Америкага эләгәбез!



Бакча зур түгел, шулай да барып күрергә кирәк. Хәзер аның иң матур, шау чәчәккә күмелгән чагы. Төрле төсмердәге яшеллек тә карашларны иркәли, күзләрне ял иттерә. Кыска гына булса да, сәяхәт бит, ризыкларыбызны да үзебез белән алдык. Табигатьтә ризыкның да тәме үзгә, эчтәлеклерәк бит. Гүзәл термосына гөлҗимешле тәмле чәй дә әзерләп килгән иде. Аннан да һәрберебезгә өлеш чыгарып, авыз иттек. Гөлҗимешле – хуш исле! Ял итә белү шулдыр инде ул: һәр мизгелдән ләззәт алып, тәм табып, көлешеп, сөйләшеп утыру.



Бер акыллы кеше әйткән ди бит: без үткәнне сагынып (эх, яшь чакта шулай иде, узган ел бу вакытта сириннәр инде чәчәк аткан иде һ.б.), яки яхшырак киләчәккә өметләнеп яшибез («менә җәйгә «отпускнойлар» килер дә, матур күлмәк алып, Сабантуйга кайтырмын да бар да мине бәхетле итеп күрер») , ә гомер ага да ага, шуңа күрә хәзерге мизгелләр белән яшәргә, аларны тоярга кирәк... Ә бу мизгелләрне тоеп алырга янә урман ярдәмгә килер.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар