Блоги
Уникенче көн
Бүген безгә тагын бер бозлыкны күрергә насыйп булды. Бу юлы инде Негартзбринг бозлыгын хәтта тотып та карый алдык. Ул шундый зур һәм зәңгәрсу.
Бүген безгә тагын бер бозлыкны күрергә насыйп булды. Бу юлы инде Негартзбринг бозлыгын хәтта тотып та карый алдык. Ул шундый зур һәм зәңгәрсу. Без күргән урыны бозлыкның бер «теле» генә дип атала. Аның астыннан елга булып шундый ук зәңгәр су агып чыга. Ташларга бәрелә- бәрелә бик күп бормалар ясап, җитез ага. Кешеләр бозлыкның өстенә менергә дип махсус җайланмалар да әзерләп килгәннәр. Төркемләп бозлыкны яуларга дип, югарыга күтәреләләр. Кызганыч, безнең «Адидас» кроссовкалары әлегә мондый функцияне үти алырлык түгел...
«Чик-чик»: куллар өскә, боз һәм мин, мин һәм боз, бозга тия куллар һәм башка төрле композияцияләр ясап, әллә ничә кат фото төшкәннән соң, ниһаять, кире юлга чыктык. Әйе, машина юлыннан бу бозлыкка кадәр 2 чакрым чамасы кыялар буенча атларга кирәк. Авыр түгел, чөнки бар да җайланган. Дөрес, еш кына мондый урыннарда минем фантазиям активлаша. Янәсе менә мин бозга тотынгач кына, аның бер өлеше кинәт аерылып килеп төшәр. Әмма мин югалып калмам: шул бозлыкка тотынып, тау елгасында агым уңаена агармын... (Теге югалган мамонт баласы турындагы мультиктагы кебек.)
Төрле фьордлар, таулар аша узган юллар буенча без Тролль теле дип аталган танылган урынга барырга чыктык. Бүген төнне шунда, Одда шәһәрендә уздырабыз.
-
Күңелеңә җыйма
Йөзек эчендәге сер ачылырмы, юкмы?
Ишек кыңгыравы ике тапкыр шалтырады – кискен, таләпчән итеп. Күршебез Саимә апа кебек әдәпле шаку да, курьер кебек түземсез шалтырату да түгел иде бу. Мин кем шалтыратуын шунда ук таныдым.
-
Проза
Канатсыз очыш
(Повестьтан өзек)
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде 3
– Мин сине аңлыйм, кызым, – диде Гөлназ, тыныч кына. – Чынлап та аңлыйм… – Юк, аңламыйсың! – дип бүлдерде аны Әдилә. – Син беркайчан да безнең кызлар янында басып тормадың, аларның нәрсә сөйләгәннәрен ишетмәдең! Аларның ничек мактанганнарын… Миңа ничек карауларын…
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде 2
Ай ахыры җиткән саен, бер үк хәл кабатлана. Хатынның кулына акча кергән көн – аның өчен шатлык түгел, ә ниндидер авыр исәп-хисап башланган мизгел кебек. Ул акчаны кулына ала да өстәл янына утыра. – Болары фатир өчен түләргә… болары ут-су… болары газ… – дип пышылдый-пышылдый саный ул.
-
Дин
Яулап алган намаз
Барысы да истә. Миңа 10 яшь. Рамазан ае... Апамның: «Әйдә минем белән тәравих намазына!» – дип чакыруы бүгенгедәй күз алдымда. Аның үзенең дә дус кызына ияреп кенә баруы иде.
Комментарий юк