Логотип
Блоги

Соңгы тапкыр театрга кайчан бардыгыз?

Театрны яратмаган, сөймәгән кеше юктыр дөньяда. Кечкенәдән театрда үскәч, мин үземне театрдан башка күз алдыма да китермим.

Театрны яратмаган, сөймәгән кеше юктыр дөньяда. Кечкенәдән театрда үскәч, мин үземне театрдан башка күз алдыма да китермим. Мин бәләкәй чакта Камал театры бүгенге К. Тинчурин исемендәге театр бинасында урнашкан иде. Әти үзе белән шунда ияртеп алып килә иде дә, мин көне буе шунда әвәрә килә идем: репетицияләр булсын, кичен спектакль булсынмы... Башка артистларның балалары белән сәхнә артында чабышып, уйнап рәхәтләнә идек. Шулай бергәләп үстек. Балачак шулай үтте. Әти күп вакыт әни белән мине үзе белән гастрольгә дә алып бара иде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ташкент, Алта-Ата... Кайларда гына булмадык! 

Мин бүгенге көндә дә театрга бик яратып йөрим. Бу мәхәббәт балаларыма да күчте. Без Камалга гына түгел, Тинчурин театрына да, Кариевка да, Качалов театрына да йөрибез. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында да еш булабыз. 

Бүген дә менә театрдан кайткач кына була торган якты хисләр белән йөрим. Кичә яраткан актрисам (безнең гаилә дустыбыз дисәм дә була, бакча күршебез дисәм дә дөрес) Люция апа Хәмитованең иҗат кичәсе булып узды. Минеке кебек башка бик күпләрнең дә күңеле шул дулкындадыр әле... Җылы, ихлас, матур юбилей булды ул!  Люция апаның үзе кебек... Шуны уйлап ятам әле. Һәрбер артистның, һәрбер җырчының үз тамашачысы. Залга карауга ук артистның үзе нинди икәнлеген белеп була. Әйе, нәкъ шулай: тамашачыга карап, артистны бәяләргә мөмкин!  

Кичәләрнең төрлесендә булганым бар, юбилейлар да шактый күрелде. Артист үзе нинди – аның кичәсе, юбилее да шулай уза. Кемнекедер бик пафослы, кемнекедер бик ялыктыргыч – ахырын көтеп җиткерә алмый тилмерәсең. Ә Люциянеке кичә аның үзе кебек ихлас, чын, тере узды. Үзе гади дә кебек, шул ук вакытта бик затлы да. Бер сулышта үтте ул! Чыгыш ясаучыларның берсе дә купшы, гомуми, рәсми сүзләр сөйләмәде. Хәтта Татарстан Республикасы Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да. Аның чыгышы да чын күңелдән булды, шаяртып, уйнап-көлеп сөйләде ул. Хәтта Искәндәр Хәйруллин булып биеп тә күрсәтте!

Мин барыгызга да театрга ешрак йөрергә киңәш итәр идем.  Театр белән бергә атларга. Фәрит Хәйруллович да кичә бу хакта әйтеп узды. Театрга йөргән кеше туган телен онытмый инде ул. Татар спектакльләрен караганда, туган телләрен начаррак белүчеләрнең телләре камилләшә. Татар спектакленнән чыкканнан соң, бары тик татарча гына сөйләшәсе килә. Гомумән, татарча чараларга күбрәк йөрергә кирәк: концертларга,  төрле тамашаларга, кичәләргә... Шул очракта, телебез дә яшәячәк. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар