Логотип
Блоги

Әни, мин вулкан күрдем!

Бу сәяхәтебезгә инде тиздән 2 ел була. Вакыт тиз үтә, әмма юлда күргән урыннар, алган тәэсирләр хәтергә нык уелып кала, хатирәләр даими яңара.

Бу сәяхәтебезгә инде тиздән 2 ел була. Вакыт тиз үтә, әмма юлда күргән урыннар, алган тәэсирләр хәтергә нык уелып кала, хатирәләр даими яңара. 

– Вулканга менәбезме? 

Менә шушы риторик сорау Индонезиянең Ломбок утравына илтүче беренче этәргеч булгандыр. Мондый сорауларга җавап таләп ителми, чөнки аның уңай хәл ителәчәге билгеле булмаса, телдән әйтеп тә торылмас иде… Индонезиягә Россия туристларының күбесе Бали утравында ял итәргә бара. Ләкин безне бераз ят тоелган Ломбок утравы кызыксындырды. 2014 елның җәендә булган көньяк-көнчыгыш Азия илләренә сәяхәтебезне бер тукталышы иде бу. Хатирәләр хәтердә ныграк уелып калсын дигән максат белән, сәяхәттә күргәннәрне көндәлек итеп тә теркәп бардым. Минем юлдашым – һәрвакыттагыча ирем Искәндәр. Белгечлеге буенча – эколог, кыргый табигатьне, походларны, тауларны, милли табигать паркларны, диңгезләрне үз күзләре белән күреп, үз тәҗрибәсендә татып карарга ярата. 

 

План билгеләнгән, билетлар алынган! Юлга! Ломбокка без Малайзиянең башкаласы Куала Лумпурдан очтык. Һәм менә, ниһаять, бу көн – 2014 елның 5 нче августы...

Инде көндәлекне укуга күчик. 

«Бүген гомергә онытылмаслык бер көн булды: без Ломбок утравында урнашкан Ринджани вулканына мендек! Сәгать 5.30 торып юлга әзерләндек. Безне кабул иткән пар – бик мөләем яшь мөселман гаиләсе, алар шушы вулканга илтүче иң кыска юлга якын урнашкан Синару шәһәрендә яшиләр, туристларга төнлек бүлмә тәкъдим итәләр. Иртәнге ашыбызны ашаганнан соң, икешәр йомырка, ике шешә су, ике кап печенье алып юлга кузгалдык. Үзебез белән аласы йөк авыр булырга тиеш түгел, чөнки менәсе юл бик текә. Шулай ук суны да үлчәп кенә эчәсе, чөнки юл буенда эчәргә яраклы су чыганаклары булмаячак. Бу турыда алдан ук кисәттеләр. Моннан тыш килгән һәр туристка үзең белән ким дигәндә бер портер (porter – cинең йөгеңне ташып йөрүче) һәм бер озатучы (юлны күрсәтеп алып баручы) булырга тиеш диелә. Билгеле, моңа аерым түләү каралган. Бу хакта биредә яшәүчеләр барысы да мәҗбүри шарт буларак кисәтә. Ләкин тауга менү шартларын укып-укып та бу таләпне очрата алмагач, без моның мәҗбүри булмавын аңладык һәм, Аллага тапшырып, икәүләп кузгалдык...

Безнең юл джунглилар аша бара. Өч километр саен утырыр өчен җайланган тукталышлар бар. Юлда туристлар күп очрый, алар безнең икәү генә менүебезне күргәч, аптырап калалар. «Ничек инде шулай? Кая сезнең ярдәмчеләрегез?» янәсе. Ринджанига менү һәм төшү өчен гадәттә, ким дигәндә 2 көн сарыф итәргә кирәк диләр. Шулай ук 3-4 көнлек, хәтта бер атнага сузылган маршрутлар тәкъдим итәләр. Һәм бер көндә аны урап төшү мөмкин түгел дип кабул ителгән. Ә без моңа каршы төшеп, әлеге сәяхәткә нибары бер көнебезне багышларга булдык.

 

Тауга менгән саен үз-үзеңә ышаныч кими икән ул... Менә бетә көчләрем, кире борылып, кайтып кына китим инде дигән уйлар да керә башка. Шул вакыт үз эчеңнән диалог корасың: «Син булдырасың, әйдә, бераз гына калды бит инде...» Каршыга очраган кешеләр дә юлның җиңел булмавын аңлап, көч бирәләр: «Афәрин, күпме менгәнсең инде, калганы сиңа чүп кенә...» – диләр. Арыган йөзләрендә елмаю!

Соңгы тукталыштан Искәндәр белән аерым мендек, чөнки аның көче дә күбрәк, теләге дә. Вулкан тирәсендәге күлгә төшеп, су кереп менәргә тели ул (гомум кабул ителгән норма буенча кратердан күлгә төшү өчен генә 4 сәгать вакыт сарыф ителә). 

2600 метр биеклеккә илтүче 10 чакрым юлны 5-6 сәгатьтә эчендә уздык. Менеп җиткәч кенә, көн дәвамындагы үз эчемдәге көрәш, көч сорап дога белән Аллаһка ялваруларым юкка булмаганын аңладым. Бу матурлыкка гомердә бер генә булса да хозурланыр өчен, шушы юлны узарга кирәк... 

Кире төшкәндә дә җиңел булды дип әйтә алмыйм, озак төшелде – 5 сәгать тирәсе. Биредә караңгы тиз төшә, джунглилар аша фонарь белән бардык, берара: «Адаштык», – дигән уй да килде башка. Ләкин, ниһаять, кайтып җиттек. Аяклар атламаслык дәрәҗәдә, бөтен тән сызлый, ә күңелдә – бетмәс шатлык хисе. Булдырдык!!!»

Ул көнне бик арган идем, әмма әнигә: «Әни, мин вулкан күрдем!» – дип язып җибәрергә мин барыбер вакыт таптым. 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гаҗәеп яшь пар сез, Эльза, Искәндәр белән.. Сездәйләр сирәк... Сокланам үзегезгә! PS: -учы формасы зат белән бәйле...

    Хәзер укыйлар