Блоги
Мәктәпкә генә сүз тимәсен!
Мин беркайчан да мәктәптә эшли алмас идем, җәмәгать. Юк, бала-чага яратмаганга түгел. Сәбәп бөтенләй башкада...
Мин беркайчан да мәктәптә эшли алмас идем, җәмәгать. Юк, бала-чага яратмаганга түгел. Сәбәп бөтенләй башкада. Мин балалар өчен үземә җаваплылык алудан куркам. Бик куркам! Ә укытучылар курыкмый бугай.
Узган шимбә көнне булды бу хәл.
Улым икенче сменада укый минем. Ул өйгә өченче яртыда шалтыратты.
– Әни, физкультура дәресендә башыма туп тиде. Башым авырта. Күз алдымда томан. Күңел дә болгана, – диде.
– «Ашыгыч ярдәм» чакырттылармы?
Беренче соравым шул булды. Юк, чакыртмаганнар. Сыйныф җитәкчесе бер дәрес: «Бәлки авыртуы узар», – дип үз классында утыртып торган. Аннан инде миңа шалтыратырга кушкан.
Ун минуттан мәктәптә идем инде.
«Баш авырта... Күңел болгана ди. Баш мие селкендеме икәнни?»
Олысы белән мондый хәл булган иде инде. Ул чактагы куркуларым санаулы минутлар эчендә кабат әйләнеп кайтты: башта өч айдан, аннан алты айдан соң балада нинди дә булса үзгәрешләр булырга мөмкин диделәр, гел күзәтеп торырга куштылар.
Улымны укытучысы озата төште. Баланың йөзе агарган. Аны күрүгә вахтада утыручы апага борылдым:
– «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата алмассызмы?
Ул икеләнеп калды. Сүзгә укытучы кушылды.
– «Ашыгыч ярдәм»не мәктәптән чакыртмасагыз хәерлерәк. Өйдән шалтыратырсыз.
– Моннан чакырсам ни була? – дип аптырап.
Укытучы соравыма җавап бирмәде.
– Гомумән, чакыртырга кирәкми. Берни булмаган бит. Минем янга килгәндә маңгаенда эз дә юк иде. Балалардан сорый аласыз. Нигә сез аның баш мие селкенгән дип уйлыйсыз? Азат, кулыңны өскә күтәр әле. (Улым кулын өскә күтәрде). Күрәсезме, кулын күтәрә, димәк, берни булмаган. Нигә сез мондый агрессия белән сөйләшәсез?
Агрессия? Паникага төшкән әни кешене агрессив әни белән бутау мөмкинме икәнни?
– Бәлки баш мие селкенмәгәндер дә, ләкин бит тәгаен белсәк әйбәтрәк, – дим. – Аннан мин бит сезне бернидә дә гаепләмим. Баламны нишләттегез, аңа кем туп белән бәргән димим. Физкультурада уйнаганнар, ялгыш эләккән, махсус түгел бит...
– Әйдәгез, физкультура укытучысына барабыз!
– Нигә? – дим тагын аптырап. Бала каршында укытучы белән шушылай сөйләшеп басып тору дөрес хәл түгел иде. «Ашыгыч ярдәм» чакырмаячакларын да аңлаган идем инде – кесә телефонымнан «03»не җыя-җыя, улымны ишек ягына әйдәдем.
«Ашыгыч ярдәм» 20 минуттан килеп җитте. Без аны мәктәп ишек төбендәге баскычка утырып көттек. Яныбызга чыгучы булмады.
Табиб шунда ук: «Документларыгыз үзегез беләнме? Җиңелчә генә баш мие селкенгән булырга мөмкин. Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәбез», – диде.
Без мәктәп ишегалдыннан чыгып, «Ашыгыч ярдәм» машинасына утырып кузгалып китүгә, телефоным шалтырады. Шалтыратучы ханым фамилиясен әйтте, ләкин мин аны хәтерләп калмадым – мәктәптән икәнен генә аңладым.
– Сез хәзер кайда? Балагызның хәле ничек? – диде ул. – Безне дөрес аңласагыз иде – югыйсә тикшереп теңкәбезгә тиячәкләр бит...
Минем аларны бернидә дә гаепләргә җыенмавымны аңлагач, куанып, трубканы куйды.
Баланы дәрестән азат итүләрен сорарга туры килгән очракта, гаризага һәрвакыт «за жизнь и здоровья ребенка ответственность беру на себя» дип язабыз. Бөтен мәктәпләрдә дә шундый тәртиптер инде бу. Егыласын белсәм, салам түшәп куйган булыр идем, дигән мәкаль бар халыкта. Ул-бу була күрмәсен, егылмыйм тагын, дип мәктәп тә аяк астына салам түши шулай. Хәер, монысын аңлыйм әле мин. Мәктәп территориясендә булмаган хәлләр өчен алар җавап бирә алмый. Бирергә тиеш тә түгел. Тик менә бу очракта... Мәктәпкә сүз тидерү-тидермәүгә караганда, баланың сәламәтлеге мөһимрәк түгелмени?
Мин бу көнне үзем өчен берничә нәтиҗә ясадым. Мәктәптә укучы балалары (гомумән кечкенә балалары) булган әти-әниләргә дә кирәге чыгар аларның бәлки.
1. Мин моннан соң балама, әгәр мәктәптә ул авырып киткән очракта, беренче чиратта үземә шалтыратып әйтергә кушачакмын. Аннан соң гына – укытучыга.
2. Укытучы, әлбәттә, авторитет, аның сүзе мәктәптә закон, әмма ул табиб түгел. Балада бу авырту бар яки юк, дип ул берничек тә диагноз куя алмый. Куярга тиеш тә түгел.
3. Әни кеше һәрвакыт йөрәге кушканны тыңласын. Баланың сәламәтлеге белән бәйле шигең бар икән – табибка күрен. (Дөрес аңлагыз, бала төчкерсә дә, бармагын киссә дә, хастаханә юлына йөгерү турында әйтмим мин.) Сәламәтлек белән шаярмыйлар, аның белән бәйле хаталарны кайчак кире кайтып берничек тә төзәтә алмыйсың.
Республика балалар клиник хастаханәсендә безне бик тиз кабул иттеләр. Шунда ук рентген бүлмәсенә озаттылар. «Борчылырлык сәбәп күрмибез – вакытыбызны алып кына йөрисез», – димәделәр.
Шөкер, улымның баш мие селкенмәгән булып чыкты. Табиб бүлмәсеннән сөенеп чыктык.
Ә күңелдә юшкын барыбер калды...
Сүз уңаеннан. Мәктәптән кабат шалтыратып, хәлебезне сораучы булмады. Хәер, нигә шалтыратсыннар, иң кирәген – «Сезне гаепләргә җыенмыйм», – диюемне алар бит инде ишеттеләр.
Проза
Бәхет кочагында
Улы артында оялып кына басып торган булачак киленен кочакларга дип үрелгән хатын кинәт караңгы упкынга тәгәрәгәндәй булды: Энҗе... кулсыз иде...
Күңелеңә җыйма
Кайнанама башка килен кирәк булды
Мине кайнанам әле бер тапкыр күрмәгән килеш үк яратмады. Әйе, шулай да була икән.
Актуаль тема
Дилбәр Фәиз: «Карават читендә генә йоклыйм»
«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты. Бу хакта аның белән сөйләштек.
Күңелеңә җыйма
Ирем элеккеге хатынын онытмавын телим!
Минем язганнарым кемгәдер сәеррәк тә тоелыр, акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларсыз, бәлки. Анысы сезнең эш инде. Баштан ук тәртибе белән сөйлим әле.
Проза
Очрашу
Быелгы ялыбызны көз аена планлаштырдык. Безнең бәхеттән көз дә матур килде. Ноябрь уртасы булуга карамастан, кояш нурларын жәлләми, аннан-моннан гына явып киткән яңгырлар һаваны сафландырып кына кала. Һөнәри яктан «физиклар» рәтенә керсәм дә, «лириклар» канының да үземдә акканын чамалыйм. Табигатьнең камиллегенә сокланудан, күңелдә шигьри юллар туган чаклар да була. Тик ни гаҗәп, кулга каләм алуга, ник бер хәреф дәфтәр битенә төшсен! Чын шагыйрьләрнең язганнарын укып юаныч аласың да, үзеңнең «физиклар» дөньясына кабат кереп чумасың...
Комментарий юк