Логотип
Блоги

Минем тормышта үзгәрешләр бар!

Мин узган атнада «Актер кино. Распрограммирование» дигән тренингта катнашып, сертификат алдым. Хәзер мин кино актрисасы! Шушы вакыйга турында сезгә дә сөйлисем килә.

Мин узган атнада «Актер кино. Распрограммирование» дигән тренингта катнашып, сертификат алдым. Хәзер мин кино актрисасы! Шушы вакыйга турында сезгә дә сөйлисем килә. 



Мин тренингка ике сәбәп аркасында бардым. Беренчедән, кечкенәдән кино актрисасы булырга хыяландым. Икенчедән, тренингның үзенчәлекле булуы ошады. Аны Грозныйдан килгән актер, театр һәм кино режиссеры Мөхәммәд Чегер үткәрде. Тренингның төп асылы менә нәрсәдә иде. Без күнегелгән, бер көйгә салынган тормыш белән яшәргә өйрәндек һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә югалып калабыз, үзебезне ничек тотарга белмибез. Гадәттә без компьютер тулгач, андагы кирәкмәгән мәгълүматларны «чистартабыз», алып атабыз. Кеше организмы да нәкъ  менә шушы компьютер кебек. Артык күп мәгълүмат туплану аркасында кеше яңасын кабул итә алмый. Һәм ахыргы чиктә ул канәгатьсезлек ноктасына килеп терәлә. Тормышта нидер үзгәртәсе килә башлый. Әмма ничек икәнен кеше үзе дә белми. 



Мөхәммәд безнең белән дә шундый «распрограммирование» ясады. Тренинг бер генә атна барса да, көненә 10ар сәгать дәвам итте. Төнге 1гә кадәр утырган чаклар да булды. Беренче көннәрдә бик авыр булды. Торып чыгып китәсе, елыйсы киләсе мизгелләр дә булды. Күз алдына гына китерегез: тыныч кына яшәп яткан җирдә, бер кеше килә дә, бөтенләй дөрес уйламагансың, дөрес яшәмәгәнсең, дип әйтә башлый... Моны кабул итү җиңел түгел. Тренинг башлаганда 14 кеше идек, ике көннән ике кызыбыз китеп тә барды. Мин исә үземә ахыргача утырырга махсат куйдым. Моның ни белән бетәсен бик беләсем килде. Үзгәрерменме, үземә берәр яңалык таба алырмынмы? 



Безнең белән 66 яшьлек апа, 50 яшьлек бер ир-ат укыды. Шундый нәтиҗәгә килдем: укырга беркайчан да соң түгел. Тормышымда шундый мөмкинчелек килеп чыгуына мин бик шатмын. Тренингның миңа файдасы шактый булды. Киләчәктә киноактриса булмасам да, ул минем эчке халәтемә тәэсир итте, аңа башка күзлектән карарга булышты. Барысы да профессиональ дәрәҗәдә узды. Соңыннан безгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының, өстәмә белем бирү программасын үтү турында сертификатын тапшырдылар. 

Минем өчен бу тренинг бик кирәк иде. Бераз үзгәрдем дә дисәм була. Тулаем булмаса да, күп нәрсәгә карашым үзгәрде. Кайвакыт тормышыбызны үзгәртергә, мөһим адым ясарга куркабыз. Бәлки бу миңа кирәк түгелдер, бәлки ялгышамдыр,  килеп тә чыкмас дигән уйлар безне ниндидер адым ясаудан тоталар. «Бәлки» сүзеннән курыкмаска кирәк. Кеше һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Бу тренинг минем өчен яңа тәҗрибә булды.  Аның ярдәмендә мин яңа танышлар, яңа дуслар таптым, үземне яңача ачтым. 



Трениг ахырында без ике көн буена «Өстәл» дигән кыска метражлы фильм төшердек. Минем татар киносында моңарчы төшкәнем бар. Ләкин монда бөтенләй башка төрле тәҗрибә булды. Читтән килгән кешенең эшләү рәвеше дә аерыла. Үземә дә кызык – ни килеп чыгар? Бу фильмда профессиональ артистлар берәү дә катнашмады. Без аны шушы тренингта катнашучылар үзебез генә төшердек. Мөхәммәд Чегер аны монтажлаячак һәм безгә җибәрәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, бу киноның сценариен, актерларның ничек уйнаячагын, ничек киенәчәген – без барысын да үзебез уйладык, үзебез хәл иттек. Тренингның махсаты да шул иде. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Айгол,сез сокландыргыч.Яналыкка омтылу бик яхшы эйбер.Мин дэ бик барыр идем.

    Хәзер укыйлар