Логотип
Блоги

Исландия. Сез аның кайда икәнен беләсезме?

Яңабаштан башлыйк әле.

Яңабаштан башлыйк әле.

Гомумән, каян килеп чыктык соң әле без узган җәйне Исландиягә?! Беркем уйламаганда, хыял төшләрендә генә күреп ятканда…



Иң элек кулыгызны күтәрегез – кайсыгыз Исландияне кайда икәнен белә? Юк, мин шаярмый, белмәүчеләр дә бихисап. Югыйсә, «Анда да машинада бардыгызмы?» – дип сорамас иделәр бит. Ярар, куркыныч түгел, иренми генә картага бер күз салыгыз (яхшы гадәт ул карта белән танышу!). Ә-ә-әнә тегендә, Атлантик океан уртасында, төньяктарак, шундый кечтеки генә утрау. Нәкъ үзе, әйе!

«Монда да кешеләр яшиме?» – диярсез. Әйе, яши, тик күп түгел, нибары 320 мең тирәсе. Билгеле, җәйге чорда (июль, август айларында) туристлар хисабына утрауда халкы саны арта! Без дә 4 көнгә халык санын арттырып кайттык. Исландиягә без самолетта очтык. Утрауга эләгүнең тагын бер юлы бар: Даниядән паром белән су юлы аша килергә мөмкин. Ләкин күпчелек беренчесен сайлый.



Минем өчен әлегә Исландия – ул гейзерлар иле. Өйләргә җылылыкны да шул табигый чыганаклардан алалар. Ул – экологик чисталыгы ягыннан дөньяда икенче урында тора. Анда салкын, ләкин мин җылы оекбашымны алыргамы-юкмы икәнен белмим, кирәге чыгар дип алай да биштәремә салдым. Монда биек агачлар үсми, анысын «Маша и медведи» төркеменең «Рекьявик» җырыннан ишетеп беләм. Һәм җәй көне монда кояш баемый, димәк, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында утрауны рәхәтләнеп гизәргә була.

Якынча әлегә менә шулар.

Исландиядәге коточкыч бәяләр хакында һәркем ишетеп беләдер. Шуңа күрә без алдан ук ашау, яшәү ягын уйлаштык. Әбүгалисина белән Әбелхарис бер елга мәгарәгә ничек әзерләнгән булса, без дә якынча шулай әзерлек кылдык. Минималь ашау, минималь йокы! Рухи азык чыганагы – табигать, һава һәм океан.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар