Блоги
Елаткан һәм куандырган Париж
Бер минутка гына шундый күренешне күз алдына китерегез әле: сез Парижда ди. Эйфель манарасы янында басып торасыз. Дулкынланудан хәтта тын кысыла: хыялларның чынга ашкан мизгеле бит бу! Әкият...
Бер минутка гына шундый күренешне күз алдына китерегез әле: сез Парижда ди. Эйфель манарасы янында басып торасыз. Дулкынланудан хәтта тын кысыла: хыялларның чынга ашкан мизгеле бит бу! Әкият... Яныгыздагы кешеләрдән үзегезне фотога төшерергә сорыйсыз. Тагын монда килеп булырмы, юкмы, кем белә – истәлеккә калсын әле... Тирә-юнегездә тормыш кайный: адым саен сезнең кебек туристлар – дөньяның бөтен халыклары шушында җыелган кебек. Сез иртәдән бирле аяк өстендә, инде шактый арылган. Бәлки утырып ял итеп, тамак ялгап алыргадыр?
Сумкага акча алырга дип тыгылган кулыгыз буш... Акча янчыгы! Кайда соң ул?! Юк бит! Юк!!!
Париж... Париж шул ук, тик сез... Сез берүзегез! Беркемне белмисез! Һәм сезнең кесәгездә бер тиен акча юк!!!
Узган җомга көнне танышларымның кызы Парижда нәкъ шундый хәлдә калган. Эйфель манарасы янында аның акча янчыгын урлаганнар: бар булган акчасын, банк карталарын. Дөрес, хостелдә кунар өчен алдагы ике көнгә түләп куелган. Тик хостелгә кадәр метро белән кайтырга кирәк, ә аңа бит бушлай утыртмыйлар...
Нишләргә? Кая барырга? Кемнән ярдәм сорарга? Нәрсә ашап торырга? Ике көннән ул башка шәһәргә китәргә кузгалырга тиеш: автобуска билеты бар, ә барып төшкәч... Анда барып җиткәч, ул урамда калачак...
Алсу узган ел чит илдә укырга грант откан иде. Быел май уртасында аның укуы тәмамланды. Киткәнне бирле бер хыял белән яшәде ул: стипендия акчасын җыеп барып, кайтканчы Европа илләрен карап чыгарга. Укудан бушаган арада, кыш буе шушы сәяхәтен планлаштырды. Франция – ул төзегән маршрутта өченче ил. Алда әле тагын берничә ил, әллә ничә шәһәр көтә аны. Илдән-илгә, шәһәрдән-шәһәргә күчү өчен билетлар алынган, ә тору урыннары өчен ул барып җиткәч түләргә тиеш.
Һәм көтмәгәндә менә шундый хәл... Ярый билетларга, ярый әле паспортына кагылмаганнар. Европа уртасында документсыз да калсаң...
Әти-әнисе утка кергән дисәм генә аз булыр. Хәзер мөмкинлекләр чиксез, дөньяның теләсә кайсы ноктасына акча күчерергә була бит, диярсез. Әйе, шулай. Тик ял арасына туры килде бит, өстәвенә дүшәмбе көнне дә Парижда банклар эшләмәячәк, ниндидер бәйрәмнәре икән. Аннан ул көнне Алсу инде юлга кузгалырга тиеш: банклар ачык булган очракта да, акчаны алырга өлгерәме-юкмы, билгесез...
Әмма дөньяда аның акча янчыгын урлаган кара эчле адәмнәргә караганда, яхшы кешеләр барыбер күбрәк! Шөкер, күбрәк! Хостелдагы күршесе – немец кызы – шимбә көнне аны үзе белән кафега алып барып ашаткан, метрога берничә утырырга җитәрлек акча биреп калдырган. (Ул үзе шул кичне Германиягә очкан.) Ә кичә, хостелдагы тагын бер кыз аңа үзенең ярдәмен тәкъдим иткән: «Туганнарың берничә көнгә миңа хостелны кабат бронировать итә алсалар, мин ул акчаны синең кулыңа бирәм», – дигән. Алсуның кулында акча бар хәзер.
Мин Париждагы үзебезнең татар кызларына да бик рәхмәтле. Алсу белән булган бу хәл турында мин якшәмбе кичкә таба гына белдем. Шунда ук Фейсбукка утырдым. Беренче булып, ярдәм сорап язган хатымны Резеда Гамелева укыды. «Үзем белән 50 евро бар. Аңа күпме кирәк икән? Ул хәзер кайда? Мин акчаны кая илтим?» – диде ул. Шул арада банкоматка акча алырга чыгып йөгергән – монысын соңрак белдем. «Бу балага ярдәм итәргә кирәк!» – дип, таныш-белешләренә шалтыратып чыгарга да өлгергән. Алсу белән элемтәгә кереп, сөйләшеп тә алды. «Кунарга үземә чакырган идем, рәхмәт, диде, хостелда урыным түләнгән, монда калам, дип әйтте», – диде. Җиңел булып китте... Алсу анда хәзер үзе генә түгел!
Соңрак элемтәгә Әлфия ханым Айзатова да чыкты. (Ул андагы татарларны туплап яшәүче тынгысыз милләттәшләребезнең берсе.) Ял көне бит: шәһәр читендә булган икән, яңа кайткан. «Резеда шалтыратты, беләм, инде барысы да хәл ителгән дип аңладым, әмма ярдәм кирәк булса, менә телефоным», – дип язды. Алсу анда үзе генә түгел!
Эчкә җылы керде...
«Париж турында күңелсез тәэсирләр белән китәрме икән инде ул кыз шәһәрдән?» – дип яза миңа Әлфия ханым. Юк, алай булмас. Юлга чыкканны бирле аңа инде бик күп яхшы кешеләр очраганын беләм, әмма Парижда Алсуга ярдәм кулы сузучылар ул көткәнгә караганда күпкә күбрәк булды бит. Гомерлек сабак бирде аңа бу кала. Ул әле аны кайта-кайта искә төшерер.
-
Проза
Бәхет кочагында
Улы артында оялып кына басып торган булачак киленен кочакларга дип үрелгән хатын кинәт караңгы упкынга тәгәрәгәндәй булды: Энҗе... кулсыз иде...
-
Күңелеңә җыйма
Кайнанама башка килен кирәк булды
Мине кайнанам әле бер тапкыр күрмәгән килеш үк яратмады. Әйе, шулай да була икән.
-
Актуаль тема
Дилбәр Фәиз: «Карават читендә генә йоклыйм»
«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты. Бу хакта аның белән сөйләштек.
-
Күңелеңә җыйма
Ирем элеккеге хатынын онытмавын телим!
Минем язганнарым кемгәдер сәеррәк тә тоелыр, акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларсыз, бәлки. Анысы сезнең эш инде. Баштан ук тәртибе белән сөйлим әле.
-
Проза
Очрашу
Быелгы ялыбызны көз аена планлаштырдык. Безнең бәхеттән көз дә матур килде. Ноябрь уртасы булуга карамастан, кояш нурларын жәлләми, аннан-моннан гына явып киткән яңгырлар һаваны сафландырып кына кала. Һөнәри яктан «физиклар» рәтенә керсәм дә, «лириклар» канының да үземдә акканын чамалыйм. Табигатьнең камиллегенә сокланудан, күңелдә шигьри юллар туган чаклар да була. Тик ни гаҗәп, кулга каләм алуга, ник бер хәреф дәфтәр битенә төшсен! Чын шагыйрьләрнең язганнарын укып юаныч аласың да, үзеңнең «физиклар» дөньясына кабат кереп чумасың...
Комментарийлар
0
0
Мин монда кемгә рәхмәт әйтергә дә белмим –җебеп калмаган Алсуның үзенәме, бер-берсе белән солидар була белгән дөнья яшьләренәме, әллә татарларны бердәм, күмәк булырга кузгаткан язма авторынамы? Ләкин бу барыбер шәп гамәл. Кешегә зуп-зур булып тоелган планетаның чынында кеп-кечкенә икәнен исбатлый. Без бит Казанда да, Парижда да үз өебездә. Иң мөһиме яныңда чын кеше, теләктәш җан иясе булсын!
0
0