Логотип
Блоги

Бәйрәм белән, кызлар!

Хөрмәтле, кадерле, чибәр, уңган хатын-кызларыбыз! Барыгызны да язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән котлыйсым килә!

Хөрмәтле, кадерле, чибәр, уңган хатын-кызларыбыз! Барыгызны да язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән котлыйсым килә!

  Похожее изображение


Иң мөһиме сезнең һәрвакыт кемгәдер кирәк булуыгызны теләр идем: әти-әниегезгә, балаларыгызга, сөйгән ярыгызга, халкыбызга... Үзеңне гел кемгәдер кирәк итеп тоеп яшәү ул көн саен уянырга, бизәнергә, киенеп чыгып китәргә, эшләргә... стимул бирә.

Һәрбер хатын-кыз бу дөньяда бәхетле булсын иде. Чөнки һәрбер хатын-кыз бәхетле булса, алар арасында көнләшү дә булмас, бер-берсенә ят күзләр белән карау да. Ә хатын-кыз бәхетле булсын өчен аның янәшәсендә чын терәк – чын ир заты булырга тиеш! Ни дисәк тә, без бер-беребез өчен яратылган: ирләр – хатын-кызлар өчен, хатын-кызлар – ирләр өчен. Шуңа күрә мин һәр хатын-кызга үзенең тиң ярын табып, аның янәшәсендә гомер итүен, аңа көн саен кирәк булуын телим.

Үзегезне яратуларын тоеп яшәргә язсын сезгә! Бердәнберегез өчен бердәнбер булуыгызны телим. Сөеп һәм сөелеп яшәгез! Йөзегездән елмаю китмәсен! Күз яшьләре булса, алар бары тик шатлык, сөенеч яшьләре генә булсын! Һәм үзегезне һәрвакыт чын хатын-кыз итеп хис итеп яшәвегезне телим. Без чын хатын-кызлар булганда гына безнең янда чын ир затлары да булачак!

Бәйрәм белән, кадерле кызлар!


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар