Блоги
«Бәясе нигә? Тәмлесе кирәк дидегез...»
"Базарның гап-гади бер сатучы агае миңа шундый зур сабак биреп кайтарды..."
Яңалык ачуым түгел: юлда танышасы шундый тиз ул. Бу очракта да шулай булды.
- Сез әллә беренче тапкыр гынамы?
- Әйе шул... Командировкаларга гел йөрсәм дә, Мәскәүгә еш барылмый. Ике катлы бу яңа поездга да, чынлап та, беренче тапкыр гына утыруым.
- Ә мин өч атнага бер узам шушы юлны. Самолетка караганда, нигәдер поездны җайлырак күрәм. Һәм билетны һәрвакыт шушы поездга, шушы вагонга, шушы купега алырга тырышам. Хәтта шушы урынга ук! Нигә дипме? Ияләшкән җир булсын, ят тоелмасын дип ахрысы. Вагоннар бер-берсеннән аерылмый инде, беләм, билгеле. Әмма миңа шулай рәхәт. Кемгә ничектер, миңа поездда уйларга рәхәт. Күңелемнән эшләремне тәртипкә салып, планнарымны барлап барам...
Менә сөйләшеп тә киттек... Бу кичне яңа танышыма уйлары белән ялгыз калырга бөтенләй туры килмәде. Мин гаепле түгел лә – үзе. Бертуктамый сөйләде дә сөйләде ул. Шулайдыр, тыңлый белүче юлдашлар да гел очрап тормыйдыр. «Син бит журналист, бәлки, кирәге чыгар», – дип тә әйткәләде.
Ул Казакъстанда, Актау шәһәрендә туган. Бик иртә әтиләрен югалтканнар. Әниләре аларны – өч баланы ялгызы гына үстергән. Олы абыйсы туган шәһәрләрендә яшәп калган. Сеңлесе инде шактыйдан Германиядә, Баден-Баден шәһәрендә гомер итә икән. Ә ул менә туксанынчы еллардан бирле Мәскәүдә.
- Хәер, мин соңгы вакыт күбрәк Казанда яшим, эшем сезнең шәһәр белән бәйле. Үземне Татарстанныкы дисәм дә була инде. Шушында йорт салырга җыенам. Инде бөтен нәрсәсе уйланылган, нинди материалдан буласы, кайда нинди җиһаз куясы... Кайда салырга икәнен генә һаман хәл итеп бетерә алмыйм әле. Казан тирәсендәге шактый бистәләрне йөреп чыктым. Күңелемә яткан урынны әлегә таба алмадым. Бәясеннән тормас идем. Аннан, Мәскәү белән чагыштырганда, мондагы бәяләр куркытмый мине...
«Ул йортта кем белән яшәргә җыенасыз?» – дип сорамадым, үзе әйтмәде. Хәләл җефете турында нигәдер сөйләмәде ул. Ә кызы, әлбәттә, Мәскәүдән Казанга күченергә уйламый, әле туйга әзерләнеп яткан көннәре икән – кияүгә чыга ди.
Юлдашымның берничә ел элек Мәскәүдә шактый зур оешмада җитәкче булып эшләгәнен аңлаган идем инде. Нигә китте икән?
- Эштән нигә киткәнемне белергә телисезме? – диде ул уйларымны укыгандай. – Дөресен әйткәндә, арган идем инде.. Кул астында күпме кеше эшли – син бит аларның һәркайсы өчен җаваплы. Конкурентлар аягыңа басып килә. Кыскасы, тын алырга да вакыт юк. Эш дип, кызымның ничек үскәнен дә күрмәдем...
Берсендә якшәмбе көнне базарга чыктым шулай. Җиләк-җимеш, яшелчәләр саткан рәтләр буйлап киттем. Помидор кирәк иде. Сатучыларның берсе янына тукталдым. Олы гына әзербәйджан абзыйсы.
- Помидорның ниндие кирәк сезгә? – ди.
- Миңа тәмлесе булсын, – дидем күп уйламыйча.
Ул өстәл астыннан, кәгазьгә төрелгән помидорларны берәм-берәм алып, кәгазеннән сүтеп, үлчәүгә куя башлады. Мондыйларны сатуда күргәнем дә юк иде: зурлар, кып-кызыллар, сусыллар... Абау бик кыйммәттер бит болар?!
- Гафу итегез, ә бәясе күпме? – дим сатучыга.
- Ә сезгә бәясе нәрсәгә? Тәмле кирәк, дип сорадыгыз бит...
Бу сүзләрне ул миңа күтәрелеп тә карамыйча, помидорларны ашыкмыйча гына үлчәүгә тезүен дәвам итә-итә әйтте.
Базарның гап-гади бер сатучы агае миңа ул көнне шундый зур сабак биреп кайтарды. Әйткән сүзләре күңелемнән бик озак китмәде. Бик уйландырды...
Тыныч кына яшисе иде дип хыялланам бит менә. Көн-төн эш дип чапмыйсы иде. Үземә-үзем генә хуҗа буласы иде... Шул ук вакытта, куркам да. Зур акчаларга ияләшкәч, алардан баш тарту җиңел түгел ул. Ә абзый бит дөрес әйтә – акыллы кеше! – теләгәнеңә ирешер өчен кайчакларда бәясеннән тормаска кирәк! Безнең кайда югалтып, кайда нәрсә табасыбызны бер Ходай гына белә. Кыскасы, тәвәккәлләдем мин. Киттем эштән. Дөньяда бер генә яшим, дидем дә, киттем... Күрәсез, барысы да җайга салынды. Дөрес, элеккеге кебек малны күп тапмыйм. Әмма җитә бит. Күзләремне ачкан өчен сатучы агайга бик рәхмәтле мин. Аның ул сүзләрен искә төшергән чаклар, еш булмаса да, тормышта гел чыккалап тора.
Ә помидорларның килосы күпме торганын ул чакта тәки белмәдем мин. Ул күпме сорады, шуның кадәр акча бирдем дә калдырдым.
Без ул кичне юлдашым белән бик күп нәрсәләр хакында сөйләштек. Шактые инде онытылды да. Ә помидорлар – юк! Яздым әле менә. Бәлки кемдер гыйбрәт алыр.
-
Проза
Бәхет кочагында
Улы артында оялып кына басып торган булачак киленен кочакларга дип үрелгән хатын кинәт караңгы упкынга тәгәрәгәндәй булды: Энҗе... кулсыз иде...
-
Күңелеңә җыйма
Кайнанама башка килен кирәк булды
Мине кайнанам әле бер тапкыр күрмәгән килеш үк яратмады. Әйе, шулай да була икән.
-
Актуаль тема
Дилбәр Фәиз: «Карават читендә генә йоклыйм»
«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты. Бу хакта аның белән сөйләштек.
-
Күңелеңә җыйма
Ирем элеккеге хатынын онытмавын телим!
Минем язганнарым кемгәдер сәеррәк тә тоелыр, акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларсыз, бәлки. Анысы сезнең эш инде. Баштан ук тәртибе белән сөйлим әле.
-
Проза
Очрашу
Быелгы ялыбызны көз аена планлаштырдык. Безнең бәхеттән көз дә матур килде. Ноябрь уртасы булуга карамастан, кояш нурларын жәлләми, аннан-моннан гына явып киткән яңгырлар һаваны сафландырып кына кала. Һөнәри яктан «физиклар» рәтенә керсәм дә, «лириклар» канының да үземдә акканын чамалыйм. Табигатьнең камиллегенә сокланудан, күңелдә шигьри юллар туган чаклар да була. Тик ни гаҗәп, кулга каләм алуга, ник бер хәреф дәфтәр битенә төшсен! Чын шагыйрьләрнең язганнарын укып юаныч аласың да, үзеңнең «физиклар» дөньясына кабат кереп чумасың...
Комментарийлар
0
0
чынлапта! кирэк эйбернен хакыннан тормыйсын.......
0
0
0
0
чынлапта! кирэк эйбернен хакыннан тормыйсын.......
0
0
0
0
"Кирэкнен бэясе юк!" - мэкаль.
0
0
0
0
Мин дэ ирем белэн тэмлене, матурны алырга тырышабыз. Куп вакыт каенэни сорый бэясен товарнын, э мин белмим дэ, хэтерлэмим дэ... Бары тик азык-толек супер-гипер-маркетларында гына ирем белэн касса янына килеп басабыз да кэржиннэргэ карап ничэ сум-менгэ эйбер жыйганыбызны белергэ тырышабыз, уйнап кына, акча кызганудан тугел )
0
0