Логотип
Блоги

​Барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Соңгы вакыт бу бәйрәм, кызганычка каршы, ниндидер икенче формат ала башлады. Ә шәхсән минем өчен ул көн элек бары тик армиядә булган, солдат хезмәтен үткән егетләр бәйрәме иде... Хәер, хәзер дә шулай ул. Тик әйтергә теләгәнем икенче иде әле.

Без бер-беребезгә календарьнең кызыл даталарында гына түгел, һәр көнне   игътибар күрсәтсәк, бер сәбәпсез дә бүләкләр бирешсәк иде. Югыйсә, 23 февраль көнне хатын-кызларның – ир-атларга, ә 8 Мартта ир-атларның  безгә бүләк бирүе «мин – сиңа, син – миңа» дигән кебек килеп чыга. Эчкерсез, чын күңелдән, ихластан түгел шикелле... Әллә миңа гына шулай тоеламы соң?! 

Ярый, безнең тормышта бәйрәмнәр барыбер күбрәк булырга тиештер... Бәйрәм булгач, әйдә, бәйрәмчә булсын! Чын ир затларыбызны шушы көн белән котлыйм! Сәламәтлек телим! Тугъры дуслар телим! Теләгәннәренә ирешеп, матур тигез тормышта яшәүләрен телим! Хатын-кыз гына мәхәббәткә, яратуга мохтаҗ, диләр. Мин моның белән килешмим. Ир-атлар да ярату көтә, аларга да үзләрен аңлый торган, тугры була белгән, ярата торган, гомер буе аңа терәк була торган хатын-кыз кирәк. «Ирне – ир иткән дә, юк иткән дә – хатын-кыз» дип юкка әйтмиләр. Әйе, без дә алар тормышында кечкенә роль уйнамыйбыз. Үзләрен ир итәрлек хатын-кызның табылуын телим мин аларга!  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар