Логотип
Безнең йолдызлар

Октябрь 2014

Галимә Ибраһимова, Роза Хафизова, Флюра Сөләйманова, Зәйнәп Камалова, Мөнирә Булатова, Наҗия Теркулова, Фирдәвес Әхтәмова, Сәкинә Шәймиева, Назлыгөл Латыйпова

Октябрь

Рауза Әхмәрова (26.10.1924–13.01.2012) – Татарстанның атказанган артисткасы
Казанда туа. Әтисе Мәскәү университетын тәмамлап кайткан инженер, әнисе укытучы була. 80 нче мәктәптә укыганда ук Рауза күренекле артист Ибраһим Гафуров җитәкләгән театр түгәрәгенә йөри башлый.
Мәктәптән соң кыз 22 нче заводка эшкә урнаша, шундагы драмтүгәрәккә йөри. 1949 елда Мәскәү театр институтының (ГИТИС) татар студиясен тәмамлый. Актерлык хезмәтен Татар яшьләр театрында башлап җибәрә.  1950 елдан – Татар академия театры сәхнәсендә. Монда эшләгән ярты гасырга якын вакыт эчендә ул төрле  рольләр башкара. Театрда эшләү белән бергә Пионерлар йортында 12 ел театр түгәрәген җитәкли. Аның мәктәбен үткәннәр арасында үзләре күренекле артистларга әверелгән Алсу Гайнуллина, Фирая Әкбәрова, Шамил Бариев, Марсель Җаббаров кебек шәхесләр бар.

Сентябрь

Назлыгөл Латыйпова (12.09.1924–1.09.2013) – ТАССРның атказанган артисты.

Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында туа. Театрда 1959 елдан 1979 елга кадәр эшли. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәхнә ветераны. Җитмештән артык кызыклы рольләре арасында М. Фәйзинең «Галиябану»ында – Галиябану, Т. Закировның «Урман егете»ндә – Кәшифә, Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – яучы карчык, Н. Әсәнбаевның «Күктән төшкән бәхет»ендә – Шаһидә рольләре бар. «Әллә өйләнергә инде?» (Ю. Сафиуллин) – Сара, «Шомырт чәчәк атканда» (А. Гыйлаҗев) спектакльләрендә Җамал ролендә ул истә калырлык итеп уйнаган иде

Август

Сәкинә Шәймиева (23.08.1939) – Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше.

Казанда туа. Мәктәпне тәмамлап, кооперация техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, Калинин районының (хәзерге Актаныш районы) Пучы авылына эшкә кайта. Булачак тормыш иптәше Минтимер белән дә шушында танышып, 1961 елның 7 июнендә гаилә коралар. Ике уллары туа. 1967 елда Казанга күченәләр. 1991 елның июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Президенты итеп сайлана. Сәкинә ханым Президентның хәләл җефете сыйфатында аның ныклы гаилә тылын тәэмин итеп яши белде. Гадилеге, ихласлыгы өчен халык аны ихтирам итә.

Июль

Фирдәвес Әхтәмова (21.07.1939–22.02.2012) – Татарстанның халык артисты.

Татарстанның Лаеш районы Яушик авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап, калган бөтен гомерен Татар академия театрына багышлый. «Бибинур» фильмында башкарган төп роле өчен 2010 елда VI Халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман кино фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый. Шулай ук «Бөркетләр» фильмында уйный. Характерлы рольләр башкаручы талантлы артистка булып таныла. Г. Камалның «Беренче театр»ында – Биби, Т. Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»ендә – Алтынчәч, К. Тинчуринның «Назлы кияү» спектаклендә – Зөһрә һәм башка бик күп онытылмас рольләре бар.

Июнь

Наҗия Теркулова (25.06.1929) – җырчы, Татарстанның халык артисты.

Әстерхан шәһәрендә туа. Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый. 1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татарстан Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак катнаша. 1959 елда аны Казакъстанга чакыралар. 1962–1965 елларда «Москонцерт» солисты булып эшли. 1965 елдан ул кабат Татарстанда. 1991 елга кадәр Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ул – татар профессиональ музыкасын таратуга зур өлеш керткән җырчы, татар халкының гына түгел, башка халыкларның да җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы белән дан казана. Язмалары Бөтенсоюз радиосы фондында саклана.

Май

Мөнирә Булатова (19.05.1914–31.05.2011) – җырчы, педагог.

Архангельскида туа. Казан музыка училищесында укый, Мәскәү консерваториясенең вокал факультетын тәмамлый. 40 ел М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли. Төп солистларның берсе була, дистәләгән партияләр башкара. Шуларның берничәсе генә: Н. Җиһановның «Алтынчәч»ендә – Тугзак, «Җәлил»ендә – Хәят; Җ. Фәйзинең «Башмагым»ында – Җиһан, «Тапшырылмаган хатлар»ында – Мәрфуга. Берара театрның директоры булып эшли. 10 елдан артык Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсен җитәкли. Казан дәүләт мәдәният институтында укыта. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты.

Апрель

Зәйнәп Камалова (16.04.1899–12.02.1977) – актриса.

Казанда туа. Әтисе – Галиәкбәр, әнисе – Мәүгыйзә. Милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел бу. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел. Әстерхан, Ташкент театрларында тәҗрибә туплап, 1946 елда Зәйнәп Татарстанга әйләнеп кайта. 1946 елдан 1962 елга кадәр Татар күчмә театрында эшли. Башкарган рольләренең кайберләре: «Яшел эшләпә»дә – Камилә (Г. Насыйри), «Үлмәс җыр»да – Морозова (Р. Ишморат), «Башмагым»да – Фәхрия (Т. Гыйззәт), «Аллан семьясы»нда – Бикә (Г. Мохтәров) һәм башкалар. 1957 елдан – ТАССРның атказанган артисты.

Март

Флюра Сөләйманова (10.03.1939) – җырчы, ТАССРның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты.

Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа. Яшьли ятим калган кыз, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Казандагы киез итек-киез комбинатына эшкә керә. Бер үк вакытта Сара Садыйкова оештырган хорга да йөри. Бераздан Казакъстанга китеп, Актүбә филармониясендә эшли. 1966 елдан ул кабат Казанда. Берара Татарстан радиосында эшләп ала. 1971–1991 елларда ул Татарстан дәүләт филармониясенең солист-вокалисты. Флюра ханымның төп репертуары татар халык җырларыннан һәм С. Садыйкова, Р. Яхин, Җ. Фәйзи кебек атаклы композиторлар иҗат иткән җырлардан тора.

Февраль

Роза Хафизова (6.02.1929–20.08.2005) – балалар язучысы.

Бөгелмәдә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. 1950-51 елларда Тубыл шәһәрендәге татар мәктәбендә ана теле һәм әдәбияты укыта. Аннан соңгы эшчәнлеге журналистика белән бәйле. 1962 елдан 1986 елга кадәр «Ялкын» журналының баш мөхәррире. «Кыңгыраулар җыры» – басылып чыккан аның беренче китабы. «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Ак тәпи ник моңая?», «Киек каз юлы» исемле китапларын да яшь укучылар яратып укый. Башка җыентыклары да бар. Әсәрләрендә маҗаралы хәлләр, балаларга ошый торган образлар өстенлек итә.

Гыйнвар

Галимә Ибраһимова (10.01.1909–26.03.1984) – драма артисты.

Казан губернасының Мамадыш өязе Шандер авылында туа. 1929 елда Татар театр-сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Мәскәү Үзәк театр сәнгате техникумында укый. Галимә апа халык хәтеренә лирик рольләрне оста башкаруы белән кереп калган артистка. Үзенчәлекле рольләре арасында Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт». Ф. Шиллер), Полина («Төшемле урын». А. Н. Островский), Дездемона («Отелло». У. Шекспир),  чибәр Сәлви («Хуҗа Насретдин». Н. Исәнбәт) образлары бар. Актрисаның иң уңышлы рольләреннән берсе – Ш. Хөсәеновның «Әни килде» пьесасы буенча куелган спектакльдә Ана образы. ТАССРның халык (1957), РСФСРның атказанган (1971) артисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ризидә сеңлем. Сезнең язмагыз мине дә уйландырды. Күңелдә яткан сүзләрне әйтә алмый илледән артык гомер үтеп киткән икән. Янәшәдә яшәгән кадерле кешеләребез безгә ирек биреп, хөрмәт итеп яшәү үзе мәхәббәтнең олысы инде ул. Рәхмәт сезгә!!!

    Хәзер укыйлар