Сорауларга Республика клиник офтальмология хастаханәсенең консультатив сырхауханә мөдире Альбина ЗАКИРОВА җавап бирә.
Сорауларга Республика клиник офтальмология хастаханәсенең консультатив сырхауханә мөдире Альбина ЗАКИРОВА җавап бирә.
Ерактан начар күрү сәбәпле, табиб әнинең күзенә лазер белән коррекция ясарга тәкъдим итте. Әнигә инде 55 яшь. Операциянең файдасы булыр микән?
Хрусталикның һәм күздәге башка структураларның яшь белән бәйле үзгәрешләре аркасында әлеге операциягә чикләүләр бар. Күзгә диагностика ясагач каршылыклар табылмаса, әлеге процедураны 45 яшьтән соң да ясарга була. Тәҗрибәле, квалификацияле табиб-офтальмолог тулы тикшерүләр уздырганнан соң гына шундый карар кабул итә. Хрусталик чак кына томаланган булса да, лазерлы коррекция ясау тыела. Шулай ук пресбиопиядан да бу ысул ярдәмендә арынып булмый. Яшь барган саен, кеше якыннан начар күрә башлый, күз күреме зәгыйфьләнә. Шул сәбәпле, лазерлы коррекциядән соң да теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмаска мөмкин. Барыбер күзлек кияргә туры киләчәк. Мәсәлән, укыганда, язганда, вак эшләр башкарганда.
Хәзер БАДлар тәкъдим итүче компанияләр бик күп. Окулистка бармыйча, әни дә шуларның берсен алган. Тамыза башлагач, файдасы булды, ди. Мондый витаминнар, БАДлар күз күремен яхшырта аламы?
Витаминнар белән генә күрү сәләтен кайтарып булмый, әлбәттә. Алар якыннан күрмәүне дә, ерактан күрмәүне дә, астигматизмны да дәвалый алмый. Бу тайпылышлар күз алмасының дөрес формада булмавына, күзнең сынылыш (преломляющие особенности) үзенчәлегенә бәйле.
Витаминнар һәм БАДлар күз эшчәнлеген нормага салырга, сетчатканың яшь белән бәйле үзгәрешләрен киметергә, дистрофия булган очракта сетчатканы тукландырырга мөмкин.
Күз белән бәйле авыруларны кисәтү өчен иң беренче чиратта ашауны көйләргә кирәк. Бу мөмкин булмаса йә файдалы ризыклар гына ярдәм итмәсә, офтальмолог белән киңәшеп даруханәдән сыйфатлы витаминнар комплексы алырга кирәк. Әниегез күз табибына вакытында барса, яхшырак булыр. Башлангыч чордагы тайпылышларны төзәтү җайлырак бит.
Компьютер артында еш утырырга мәҗбүрмен, күзләр арый. Күз төбе дә, күз эчендәге басым да нормада. Әмма күз күреме – норманың чигендә. Катлауландырмас өчен, табиб күзләргә гимнастика ясарга кушты. Алардан, чыннан да, файда булырга мөмкинме?
Ерактан начар күрүне (близорукость) күзләргә гимнастика ясап кына дәвалап булмый. Шулай да миопиянең артуыннан сакланырга мөмкин.
Күзләргә еш авырлык килсә, күзнең мускулларында спазмнар башлана, уңайсызлык туа. Мускулларны бу йөктән арындыруда – гимнастика бер дигән ысул. Шулай ук гимнастика ясаганнан соң күз алмасында кан йөреше яхшыра, тукымалар кислородка байый. Нәтиҗәдә, астенопия симптомнары, «коры күз» синдромы кими, күз күреме, фокуска алу эшчәнлеге яхшыра. Ләкин бу эффектка ирешү өчен гимнастиканы даими ясарга киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк