Логотип
Сәламәтлек

Тузганактан – кояш эликсиры

Моннан алдарак без тузганак тамыры, аның файдалы үзлекләре турында язган идек. Тузганакның тамыры гына түгел, яфраклары, чәчәкләре дә файдалы.

Тузганакның чәчәкләреннән күпләр витаминлы бал ясый. Аның рецепты гади генә: 1 мең чәчәк, 1 литр кайнар су, 2 кг шикәр комы, 3 лимон, 25 чия яфрагы кирәк. Кәстрүлгә су, чия яфрагы, чәчәкләрне һәм эре угычтан уган лимонны салып кайнатып чыгарасы да, 15 минуттан сүндереп, 12–24 сәгать төнәтәсе. Аннары чәчәкләрне төеп, сөзәсе. Сөзелгән суны кәстрүлгә салып, шикәр комы өстисе һәм сүрән генә утта 2 сәгать кайнатасы. Куе, хуш исле тузганак «балы» барлыкка килә. 

Чәчәкләрдән тагын нектар да әзерләргә була. Аны «кояш эликсиры» дип атыйлар. Ул бик җиңел ясала. 
Иртән өч литрлы чиста банка, агач кашык һәм 1,5 кг шикәр комы алып болынга чыгасы. Башта банка төбе күмелерлек итеп тузганак чәчәге җыярга кирәк. Чәчәк өстенә шикәр комының беразын сибеп, тагын бер кат чәчәк саласы. Банканың яртысы тулгач, агач кашык белән тыгызлыйсы. Чәчәкләрнең суты чыга башларга тиеш. Әнә шулай бер кат чәчәк, бер кат шикәр комы салып, банканы тутырып бетерәсе. 
Өйдә банканы караңгы салкынчарак урында 2-3 көн тоткач, нектарны сөзеп аласы. Ул караңгы көрән төстә була. Тәме бераз әчкелтем. Нектар суыткычта кыш буена саклана ала. Аны ашарга 30 минут кала 50–100 мл җылы суга 1 чәй кашыгы күләмендә салып кулланалар. 
Бу нектар аппетитны яхшырта, организмны ныгыта, витаминнар кытлыгын тулыландыра, тонусны күтәреп җибәрә. 
Тузганак чәчәкләрендә В һәм С витамины, бор, марганец, стронций, бакыр, никель, молибден, кобальт бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар