Слива сихәте

Ниһаять, көзге җиләк-җимеш нигъмәтләрен авыз итәр чак та килеп җитте. Карбыз, кавын, йөзем… һәркайсы үзенчә файдалы. Мисал өчен, кош йомыркасыдай озынча түгәрәк, карасу-зәңгәр төстәге сливаны гына алыйк.

Тарихи мәгълүматлардан чыгып караганда, слива күгән белән алычаның табигый кушылуы нигезендә барлыкка килгән җимеш. Борынгы Римда сливаның унбер төре билгеле булган. Ә культуралы слива Россиягә 1654 елда килеп кергән. Аның беренче үсентесе Мәскәү янындагы Измайлово авылы патша бакчасында тамырланып үсеп киткән. XVII гасырның икенче яртысында халык медицинасы китабында бу җимешнең шифалау сыйфаты турында: “Слива чистарту, йомшарту сыйфатларына ия” дип язылган. Дөрес, башка җиләк-җимеш белән чагыштырганда слива витаминнар чемпионы түгел. Тик шулай да күп кенә авыруларны дәвалауда менә дигән табигый ысул булып санала. Мәсәлән...

Эчәкләрне чистарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Бу процесста слива йомшагындагы пектин матдәләр төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.
Гастриттан һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива согы эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар.
Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.
Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инжир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчегез.

Тәндәге җәрәхәткә чи слива согына манчылган мамык кисәге каплап куегыз.
Караҗимеш бактерияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш санала. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла. Мәсәлән, ит фаршына өстәлгән караҗимеш андагы бактерияләрне үрчеттерми. Моннан тыш, киптерелгән слива дымны бик яхшы саклый, ит озак вакыт сусыл булып тора.
Шунысы кызыклы, Америкада бу ачыш турында билгеле булгач, караҗимешле гамбургерга сорау бермә-бер арткан. Агулану ихтималы янамаган бу кабымлыкны кешеләр куркусыз ашый башлаган.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.