Логотип
Сәламәтлек

Әрем исе, әрем тәме...

Күп кеше татлы ризыкларсыз яши алмый. Кемнәрдер әчене яки тозлыны ярата. Ә менә зәһәр тәм бер кешегә дә ошамый. Чынында, әче-зәһәр тәмнәр организмга бик файдалы.

Күп кеше татлы ризыкларсыз яши алмый. Кемнәрдер әчене яки тозлыны ярата. Ә менә зәһәр тәм бер кешегә дә ошамый. Чынында, әче-зәһәр тәмнәр организмга бик файдалы.

Әрем белән дәвалауга табиблар гомер-гомергә игътибар күрсәткән.Заманында Әбугалисина да, Гиппократ та бу үләнне үз хезмәтләрендә еш телгә алганнар. Бүгенге көн табиблары да әремне бик әйбәт дәва чарасы дип саный.


Әрем чистарта. Безнең эчәклектә файдалы микроблар гына түгел, зарарлылары да яши. Нәкъ менә шулар төрле сырхауларның сәбәбе була ала. Әйтик, бавыр чирләре, псо­риаз, диатез, аллергия генә түгел, бәлки инфаркт та шул микроорга­низм­нарның зәхмәте булырга мөмкин. Әрем – эчәклекне чистартырга сәләтле менә дигән үлән. Безнең халык элек-электән кипкән әрем тоткан. Җепселле үлән булганга күрә, әрем эчәклектәге утырымнарны да әйбәт куалый.

Дәвалану өчен 100 г әрем алына.Баштагы өч көндә кипкән әремне берәр чәй калагы чамасында өч сә­гать саен кабып, әйбәтләп чәйнәгез дә, артыннан су йотып куегыз.
Өч көннән соң көнгә дүрт тапкыр гына каба башлагыз. Ашау вакытына яраклаштыруның кирәге юк. Дәвалану курсы – бер атна. Шушы рәвешле дәвалану сезне бабасырдан, суалчаннан, геморройдан, зарарлы бакте­рияләрдән коткарыр. Мондый чистарынуны елга ике тапкыр кабатларга кирәк. 
Шул ук вакытта көнгә ике мәртәбә әрем белән клизма эшләсәң дә әйбәт була. Моның өчен бер литр кайнаган суга 1-2 чәй калагы кипкән әрем алына. Су тән температурасына кадәр суынгач, клизма ясарга була.

Үзенең хасиятләре ягыннан әрем көчле дарулар белән бер рәткә куела. Шуңа күрә тиешле дозаны саклау мәҗбүри. Доза артып киткәндә йокысызлык, бармаклар калтырау, йөрәк кагу, күңел болгану күзәтелә.

Әрем дәвалый. Әремнең бер гаҗәеп үзенчәлеге бар: аның органик составы кеше ашказанындагы үт сыеклыгына тәңгәл килә.
Менә шуңа күрә ашказаны асты бизе һәм үт юлы авыруларын дәвалаганда, ашкайнату сүлпән булганда, эч күпер­гәндә, авыздан ис килгәндә әрем киң файдаланыла. Әрем әчесе эчәклек эшчәнлеген яхшырта, бавырны сәла­мәт тота. Әрем тәме бик ошап бетмәсә дә, авызга тәм кертә ул. 
Шулай ук әрем әчесенең сапо-ниннарга бай булуы да билгеле. Сапониннар эритроцитларны һәм гемоглобинны мускул тукымасына илтә, майларны, аксымны углеводларны үз­ләштерү­не яхшырта, мускулларны үстерә. Әрем кайнатмалары татлы ризыкларга хирыслыкны бетерә.
Аның шушы сыйфаты шикәр чирле кешеләргә әйбәт ярдәм итә.

Даруы исә болай ясала: ике аш кашыгы әрем вагын эмаль савытка салыгыз да, бер стакан кайнап кына чыккан суны шуның өстенә коегыз. Капкач каплап, икенче бер сулы савытка утыртып, 15 минут кайнатып алыгыз. Суытыгыз, сөзегез.
Кайнаган су өстәп, кайнатманың күләмен 200 граммга кадәр җиткере-гез. Әзер даруны суыткычта ике көн сакларга ярый. Ашарга 30 минут кала, көнгә өч мәртәбә чирек стаканлап эчеп куегыз. Дәвалау курсы ике атнадан артмасын. Ике атна тәнәфес­тән соң, дәвалануны кабатлагыз.

Онытмагыз!
Әремнең спиртлы төнәтмәләре агулы була. Суда әзерләнгән әремдә агулы матдәләр булмый диярлек.

Әрем төнәтмәсе – бик көчле дару. Кайбер очракларда, әйтик, ашказаны-эчәк трактын дәвалаганда, нәтиҗәсе сизелерлек була.

Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ашказаны җәрәхәте, гастрит борчыганда, әчелек түбән очракларда, үт куыгында таш кузгалганда
әрем белән дәваланырга ярамый.

Энтероколит, астма чирләреннән дә табиб күзәтүе астында гына әремнән файдаланырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татар шрифтына кyчми. Анын состовында эфир майлары бар. Ютэл вакытында тамакны чайкарга кирэк!!!

    Хәзер укыйлар