Исеме колакка ят яңгыраса да, әлеге диагноз белән хатын-кызлар шактый еш очраша. Бигрәк тә яшьләрне аямый ул. Күбесенчә нәкъ менә хатын-кызларга янаучы нинди чир бу һәм аны ничек дәваларга? Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Марат ХӘЙРУЛЛОВ белән шул хакта сөйләшәбез.
Исеме колакка ят яңгыраса да, әлеге диагноз белән хатын-кызлар шактый еш очраша. Бигрәк тә яшьләрне аямый ул. Күбесенчә нәкъ менә хатын-кызларга янаучы нинди чир бу һәм аны ничек дәваларга? Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Марат ХӘЙРУЛЛОВ белән шул хакта сөйләшәбез.
Нервтагы яңа барлыкка килгән шешләрне медицина телендә неврома дип атыйлар. Әмма Мортон невромасы шеш түгел, ә табан астындагы нервның билгеле бер урында калынаюы. Икенче төрле аны метатарзалгия дип тә атыйлар.
Аяк бармаклары төбендәге нерв зарарлана, ул шешә, тышчасы калыная һәм табанга басканда бик көчле авырту сизелә. 3 нче һәм 4 нче аяк бармаклары арасыннан узучы нервның күп тапкырлар микротравма алуы, җәрәхәтләнүе чирне кузгатып җибәрүче фактор санала.
Баштагы стадиядә невроманы кул баскалап кына ачыклап булмый. Ул бары тик тар һәм җайсыз аяк киеме кигәч кенә үзен сиздерә. Аяк киемен салгач, табан астының сызлавы бетеп тора. Әмма нервның зарарлануы алга таба да игътибарсыз калдырылса, сызлану даимигә әверелә, йөргәндә генә түгел, хәтта ятып торганда да табан асты бик нык авырта. Дөрес диагнозны бары тик табиб кына куя, дәвалау чараларын да ул билгели. Диагнозны раслау өчен, рентгеноскопия яисә компьютер томографы билгеләнергә мөмкин. Болар невроманың булу-булмавын күрсәтми, сөякләрнең бөтенлеген ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук УЗИ билгеләүләре дә ихтимал.
Сәбәпләре:
аяк киемен дөрес сайламау – артык биек үкчә, тар башлы кысан туфли, аяк киеменең размеры туры килмәү;
ялкынсыну патологиясе;
аркылы яссытабанлылык;
йөргәндә табанны эчкә таба бору;
организмда инфекцион яки аутоиммун чирләр булу;
аякларда атеросклероз;
кан тамырларының кысылуы;
нерв үткән урында сөякләрнең сынуы яки гематома барлыкка килү;
артык авырлык һәм аягөсте күп йөрү;
табанның алгы өлешенә көч китереп йөгерү.
Билгеләре:
аяклардагы бармак төпләрендә авырту, кызышу;
аяк табанын кысканда, кискен авырту барлыкка килү;
йөргәндә уңайсызлык тою;
аяктагы өченче һәм дүртенче бармакларның сизгерлеге кимү;
аяк бармаклары ою;
аяк киемендә таш булгандай тоелу;
биек үкчәле аяк киеме кигәндә табан астының сызлавы, салгач, авыртуның юкка чыгуы.
Киңәш:
дәвалану процессының иң беренче һәм иң мөһим этабы – аяк киемен уңайлысына алыштыру;
аяк бармаклары арасына аергыч кую;
яссытабанлылык күзәтелсә, ортопедик аяк киеме куллану;
аягөсте булуны чикләү;
өй шартларында табан астына җиңелчә массаж ясау (аяк бармаклары белән кечкенә туп тәгәрәтергә мөмкин);
табиб киңәше белән аякны җылы суга тыгып тору. Суга ромашка төнәтмәсе кушарга була;
авырту бик көчле булса, табиб авыртуны һәм ялкынсынуны басучы препаратлар билгеләргә мөмкин.
Ничек булдырмый калырга?
аяк табанына көч китерүдән сакланырга;
аяк киемен дөрес сайларга;
аякларга җылы ванналар ясарга;
яссытабанлылыкны кисәтү өчен махсус күнегүләр башкарырга;
аяк табаннарына җиңелчә массаж ясау да файдалы;
гәүдә авырлыгын нормада тотарга;
организмдагы ялкынсыну процессларын вакытында дәваларга;
спортның травмага китерә торган төрләре белән шөгыльләнмәскә;
кечкенә генә имгәнүләрне дә игътибарсыз калдырмаска.
Халык медицинасы киңәшләре:
әрем үләне белән компресс. Ул табан астындагы ялкынсынуларны басарга ярдәм итә. Яңа өзгән әрем яфракларын төеп, авырткан урынга ябарга һәм киҗе-мамык тукыма белән бәйләп куярга. Моны ятар алдыннан эшләсәң яхшырак.
Әрекмән тамыры төнәтмәсе белән компресс. Ике аш кашыгы вакланган тамырга 2 литр кайнар су агызып, 5 минут сүрән утта төнәтәсе. Киҗе-мамык тукыманы шушы төнәтмәдә чылатып, аяк табанына компресс ясарга.
Кәбестә яфрагы белән компресс. Кәбестәнең яңа өзгән яфрагын йомшарганчы уып, аяк табанының авырткан урынына бәйләп куярга.
Бу мөһим: аякта ачык яра, үлекле җәрәхәтләр булса, компресс куярга ярамый. Алдан табиб белән киңәшегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк