Һәр яңалык яхшы онытылган иске нәрсә, диләр бит. Хиджама – кан чыгарып дәвалау да әле пәйгамбәребез заманында ук кулланылган дәва ысулы.
Хиджама сүзенең тамырында әл хаджм, ягъни суырту сүзе ята. Чирләрне болай дәвалау пәйгамбәребезнең сөннәте. Шул рәвешле организмны чистарту, агу белән туенган каннан арыну, кан алыштыру процессы бара.
Хиджаманың шифасы турында җитди фәнни тикшеренүләр дә бар.
Мәсәлән, Дамаск медицина университетында үткәргән тикшеренүләр кан чыгаруның югары кан басымын дәвалый алуын, кандагы шикәрне киметүен, холестеринны «йөгәнләвен», эритроцитларны арттыруын ачыклаганнар. Организмнан шлакларны чыгаруын да әйтәләр.
Француз галиме, медицина фәннәре докторы, профессор Кантель да хиджама ясаткан пациентларда лейкоцитларның интерферонны 10 тапкырга күбрәк җитештерә алуын әйтә.
Ә менә Америка галиме Рудольф Шац кан агызуның иммунитетка уңай тәэсирен ачыклап, хиджаманы чынлап та игътибарга лаек дәва ысулы дип таный.
Хиджаманың максаты – организм күзәнәкләренең эшен активлаштыру, кан һәм лимфа әйләнешен яхшырту, оргнизмның тукымаларын яшәртү, тәннең энергетик куәтен арттыру.
Кан чыгару турында пәйгамребезнең күп кенә хәдисләре бар.
Әнәстән китерәләр. «Күккә (Исра) ашканда миңа күкнең һәр катыннан «Әй Мөхәммәд, өммәтеңә кан чыгарырга әмер бир», – диделә.
Ибн Габбастан китерәләр. «Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәр ихрамда булганда да, ураза тотканда да кан чыгарттыра иде». Әл Бохари җыентыгы 1836.
Ибн Габбастан китерәләр. «Кан чыгарттыру оеган канны бетерә, умыртканы сыгылмалы итә, күзнең күрүен яхшырта». Әт Тирмизи җыентыгы.
Хиджамага керешкәнче:
бер Аллаһка ният итәргә;
бер Аллаһка шайтанның золымыннан сыенырга;
бер Аллаһтан чирдән аралавын сорарга кирәк.
Кан чыгартуны айның 17, 19, 21 көннәрендә эшләү яхшырак һәм аны пәнҗешәмбе көнгә туры китерү әйбәт.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу хакта да хәдисләре бар.
Ибн Габбастан китерәләр. «Кан чыгарту өчен яхшы вакыт айның 17, 19, 21 нче көннәре». Әт Тирмизи җыентыгы.
Ибн Гомәрдән китерәләр. «Кан чыгарттыруны пәнҗешәмбегә билгеләгез, дүшәмбе һәм сишәмбегә билгеләгез. Ләкин чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе кан чыгарттырмагыз», Ибне Мәҗә җыентыгы.
Кан чыгартыр алдыннан ким дигәндә 3 сәгать ашамаска кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә канны ач карынга чыгарттыра торган булган.
Ә менә су яки соклар эчү тыелмый. Хәтта процедура вакытында да бер-ике йотым су эчеп куярга була.
Кан чыгарттыручы табибка булган чирләр турында яшермәскә кирәк. Мәсәлән, йогышлы авырулар булса, табиб үзен саклау чаралары күрергә тиеш була.
Кан алдырганнан соң һич югында бер тәүлек булса да авыр эштән сакланырга кирәк. Кан басымы уйнавы да яхшы түгел (мәсәлән, самолетта очу ярамый).
Шулай ук бер тәүлек бик салкын яки бик кайнар эчемлекләр дә эчәргә ярамый.
Кан чыгарткан урынны ачып, туңдыру да файдага түгел.
Хиджамадан соң кимендә 3 сәгать тозлы ризыклардан тыелырга кирәк.
Айваз Садыйров, «Татар радиосы»ның баш мөхәррре: «Хиджама ясатырга күптәннән кызыгып йөри идем. Ничектер җае туры килмәде, хыялланып 2-3 елым үтеп китте. Быел менә ниһаять вакыты җитте. Аны медицина үзәкләрендә дә ясыйлар, мин исә белгән кешедә ясаттым. Медицина үзәкләрендә ярты сәгать эчендә тәмамлыйлар, ә танышым аны ашыкмыйча гына, үз җае белән ике сәгать эшли. Бер дә авыртмады. Соңыннан да канап йөрмәде. Бер тапкырдан ук тәнемдә рәхәт җиңеллек тойдым. Сезон саен бер тапкыр булса да ясатырга кирәк икән, дип, күңелемә салып куйдым әле».
фото:
http://www.salsabil-shop.ru
Комментарийлар
0
0
Минем шундый телак бар кемга моражать итарга белмим,балки адресын язып жибарерсез,
0
0