Май ае – үләннәр җыя торган вакыт. Бу язмада иң популяр булган һәм нәкъ менә май аенда җыелырга тиешле сигез дару үләне белән таныштырырга телибез.
Кычыткан (крапива)
Җыю вакыты: чәчәк атканчы өске яшь яфракларын.
Файдасы: канны чистарта, ялкынсынуга каршы тора, чәчне ныгыта. С һәм К витаминнарына, тимергә бай.
Куллану: ашларда, салатларда, чәйдә, судагы төнәтмәсе, чәчне чайкау өчен төнәтмә.
Бака яфрагы (подорожник)
Файдасы: яраларны төзәтә, ялкынсынуны киметә, ютәл вакытында ярдәм итә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта.
Куллану: согы, судагы төнәтмәсе.
Тузганак (одуванчик) – яфрак, чәчәк, тамыр.
Файдасы: үт һәм сидек кудыручы, бавырны чистарта. А, С, К витаминнарына бай.
Куллану: салатлар, чәйләр, төнәтмә, кайнатмалар, сироплар ясау өчен.
Сәрдә үләне (сныть)
Файдасы: җиңелчә чистарту үзлегенә ия. Матдәләр алмашын яхшырта. В төркеме витаминнары һәм С витаминына бай.
Куллану: ашлар, салатлар, бәлеш эчлегенә салалар.
Күкебаш (медуница)
Файдасы: салкын тигәндә, ютәл вакытында файдалы. Иммунитетны ныгыта.
Куллану: чәй, төнәтмә, ингаляция өчен.
Иван-чәй (кипрей узколистный) – яшь сабаклар.
Файдасы: тынычландыра, ялкынсынуга каршы тора, ашкайнатуны һәм йокыны яхшырта.
Искәрмә: төп җыю вакыты – июнь-июль, ләкин майда яшь үсентеләрне дә кулланырга мөмкин.
Канлы үлән (чистотел)
Файдасы: вирусларга каршы тора, тире авыруларын дәваларга (бетчәләр, экзема) ярдәм итә.
Куллану: майдагы сыгынтысы, судагы төнәтмә, согы.
Искәрмә: канлы үлән агулы үсемлек. Күп итеп куллану тыела. Кулланганчы, белгеч белән киңәшегез.
Каен яфрагы
Файдасы: бәвел кудыручы, тир чыгаруны көчәйтә, тәнне чистарта, чәчне үстерә, баш тиресен дәвалый.
Куллану: чәй, төнәтмә, мунча себеркесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк