Кызыл миләшне татарлар яраткан кебек тагын кайсы халык ярата икән? Җырларга аннан да күбрәк кергән тагын берәр агач бардырмы, юктырмы, булса, каен белән шомырт кынадыр, мөгаен.
Безнең якта иң киң таралган җимешле агачларның берсе ул. Аның 100 ел яши алганын белә идегезме икән әле.
Миләш бөтен җирдә үсә. Җимешләре көзге кыраулардан соң баллана. Аны шушы вакытта җыярга кирәк.
Миләшне тәлгәшләре белән җыеп, кояшта яки җылы гына мичтә киптерәләр. Кипкән миләш ике ел саклана ала.
Миләшнең җимешләрендә 18 процентка кадәр каротин, Р һәм С витамины, алма, шәраб, лимон кислоталары, бөрештергеч матдәләр, спирт, шикәр, флавоноидлар, эфир майлары бар. Ул фитонцидларга да бик бай.
Микроэлементлардан анда калий күп.
Миләшнең төп мөһим элементы – пектин. Әлеге матдә алмада һәм кызыл карлыганда да бар, шуңа күрә алардан желе ясарга мөмкин. Миләштән дә бик тәмле желе, мармелад ясыйлар.
Пектиннарның файдалы үзлеге шунда – алар эчәклектәге әчү процессын туктата, газларны киметә. Моннан тыш, пектин эчәклектәге агулы, зарарлы матдәләрне үзара бәйләп, аларны организмнан чыгара. Безнең рационда хәзер углеводлар күп, шунлыктан эчәклектә әчү процессы көчле. Миләш артык углеводларны утильләштерергә булыша.
Борын-борыннан миләшнең үт кудыру үзлеге билгеле. Бу аның составындагы сорбит, сорбин кислотасы, амигдалин булуы белән аңлатыла.
Сорбитның эч йомшарту үзлеге дә билгеле. Шуңа күрә миләш әлеге проблемадан да котылырга ярдәм итә. Ул эчәклектә акрын үзләштерелә, озак һәм бик йомшак кына тәэсир итә.
Элеккегеләр миләшне киптереп, язгы авитаминоз вакытында кулланганнар.
Миләш белән азканлылыкны дәвалаганнар.
Ул матдәләр алмашын яхшырта.
Миләш кан тамырлары атеросклерозын тоткарлый, баш миенә баручы кан тамырлары тараюны кисәтә.
Миләшнең бәвел юллары, бөер авырулары вакытында шифа бирүе, бәвел куыгындагы ташларны эретүе билгеле.
Миләш согын ашказанындагы әчелек түбән булганда кулланалар.
Борынгы халык табиблары миләшне йөрәге зәгыйфь булган кешеләргә кулланырга киңәш иткән.
Миләшнең согын ясар өчен 1 кг миләшкә 600 г шикәр комы алына. Миләшне юып, шикәр комы белән болгаталар һәм 3-4 сәгатькә калдыралар. Аннары 30 минут талгын утта төнәтәләр. Миләш согын ашказаны согы әчелеген күтәрү өчен, ашар алдыннан 1 чәй кашыгы күләмендә эчәләр.
Миләшне гөлҗимеш яки кычыткан белән бергә кушып, витаминлы чәй әзерлиләр.
Кычыткан белән әзерләгәндә 7 өлеш миләшкә 3 өлеш кычыткан алына.
Гөлҗимеш белән исә икесен дә бертигез күләмдә алырга кирәк. Берәр аш кашыгы миләш белән гөлҗимешне 2 стакан кайнар суга салып, 10 минут талгын утта төнәтәләр, 4 сәгатьтән соң сөзеп, көнгә 2-3 тапкыр эчәләр.
Миләшне ашказаны согы әчелеге югары булганда кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк