Логотип
Сәламәтлек

Кемгә нинди дәва?

Баллы борыч аеруча авитаминоздан файдалы. 
Борычтагы А һәм С витамины организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, органнарның эшчәнлеген яхшырта, үзәк нерв системасын чыныктыра. Мәсәлән...
 Юан эчәк эшчәнлеген көйләү өчен, һәр көн иртән ач карынга, кишер согына бермә-бер күләмдә (1:1) баллы борыч согы кушып (чирек стакан) эчәргә киңәш ителә. Үсемлек маенда бер-ике көн төнәтелгән баллы борыч катнашмасы исә бик нәтиҗәле эч йомшарткыч санала. әлеге борычлы майны ач карынга көнгә бер тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк;

Баллы борыч согына бермә-бер (1:1) күләмдә шпинат согы кушып эчү эч чәнчүне бетерә;
Баллы борычтагы Р витамины, гомумән, кан тамырларын чыныктыра һәм шуңа бәйләнешле рәвештә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген дә яхшырта. Баллы борыч кешене атеросклероздан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый дигән сүз бу.

Бигрәк тә азканлылыктан борыч кулай санала. Ул организмда кан йөрешен нормальләштерү өчен бик мөһим булган тимер үзләштерүне яхшырта;

Радикулиттан, невралгиядән, миозиттан, ишиастан, ютәлдән, ревматизмнан, умыртка авыртудан ачы борыч төнәтмәсе эчәргә ки­ңәш ителә. Ул болай ясала: 30 г кузаклы ачы кызыл борычны 200 г 70 процентлы спиртта ике атна төнәтегез. Аннары сөзелгән төнәтмәгә бераз үсемлек мае кушып, авырткан тәнгә сөртегез;

Бил авыртудан һәм буыннар ревматизмыннан түбәндәгечә ясалган май сөртү отышлы: 5-10 кузаклы кызыл ачы борычны иттарткычтан чыгарыгыз да, шуңа 250 г үсемлек мае 250 г керосин кушып, 9 көн җылы урында төнәтегез. Катнашманы көн саен болгаткалап куегыз. Барлыкка килгән шул майны төнгә тәннең авырткан урынына сылагыз. Ә иртән аякка җылы оекбаш киегез, билгә җылы шәл урагыз;

Кузаклы кызыл ачы борычтан туңган тәнгә сөртү өчен дә май ясап була. Ул тозсыз атланмайга киптереп төелгән ачы борыч оны кушып ясала;
 Кремнийга бай булган яшел баллы борыч һәм аның согы тырнак бозылудан, чәч коелудан, тир һәм май бизләре эшчәнлеге бозылудан ярдәм итә.

Искәрмә! Ашказаны яисә уникеилле эчәк авырулары булган кешегә баллы һәм ачы борыч ашарга ярамый!


Ангинадан — чөгендер
Дөрес, азып киткән күптәнге ангинаны антибиотиклардан башка дәвалап булмый. Ә менә яңа барлыкка килгән ангинаны бик җиңел дәваларга мөмкин. Моның өчен угычта уып ясалган чи чөгендер согы белән тамакны көнгә берничә тапкыр чайкарга кирәк. әгәр әлеге чөгендер согына бер чәй кашыгы алма серкәсе кушып 1-2 сәгать төнәтсәң, нәтиҗәсе тагын да артачак. Әмма дәвалау өчен көннеке көнгә ясалган төнәтмә генә яраклы санала.

Керән сыткыны бетерә
Сыткылардан арынырга каймаклы керән битлеге ярдәм итә. әмма мондый битлекне биттә нибары 5-10 минут кына тотарга ярый. Әлбәттә, косметик максатта бары тик табигый керән генә кулланыла.

Нокталы массаж
Табибка бару мөмкинлеге булмыйча, бик каты теш сызлаганда нокталы массаж ясап карарга тәкъдим ителә. Иң элек бармак белән авырткан теш өстендәге ноктаны массажлап карарга кирәк. Күпчелек очракта авырту басыла. Басылмаган хәлдә, баш бармак тырнагын массажлагыз. Шу­ны кисәтәбез, уң як тешкә йогынты ясаучы ноктаны сул кул бармагыннан эзләргә кирәк. Һәм киресенчә. Шул рәвешле тырнактагы нокталарга чиратлап бас­калап чыгыгыз. Моны авырту басылганчы эшләгез.

Кедр чикләвеге иммунитетны чыныктыра
Кедр чикләвеге витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Аны табигый «акыл капчыгы» дип тә йөртәләр. Иммунитетны чыныктыру, баш миен эшләтү өчен аны көнгә 100 г исәбеннән ашау файдалы.

Тәнегез кычытса, йомыркалы май сөртегез
Аллергияле тәнгә сөртү өчен түбәндәге май кулай санала. Бер чи йомыркага 50 г аш серкәсе салып, агач кашык белән болгатыгыз да бер тәүлек суыткычта тотыгыз. Аннары шуңа 100 г үсемлек мае кушып, тагын бер тәүлек суыкта тотыгыз. Дәвалау мае әзер. Майны өч-дүрт көн суыткычта сакларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар